Татарстан Рәисе Россия Почтасы генераль директоры белән очрашты

19.01.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия Почтасы» АҖ генераль директоры Михаил Волков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада 1138 почта элемтәсе бүлекчәсе һәм 8 меңнән артык хезмәткәр исәпләнә. "Бергә эшләгәнегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Почта бүлекчәсе - аеруча авыл җирлегендә төп социаль объектларның берсе», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Очрашу барышында Татарстанда почта бүлекчәләрен ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Әлеге эш Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча алып барыла. Мәсәлән, 2022 елда республикада 15 почта элемтәсе бүлекчәсе модернизацияләнгән, 2023 елда - 32 объект. Быел әлеге программа дәвам итәчәк. 

Очрашуда шулай ук почта бүлекчәләрендә булган хезмәтләр исемлеген киңәйтү, кадрлар җәлеп итү һәм республиканың логистик мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Казанга сәфәре кысаларында Михаил Волков Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев