Алексей Песошин ТР ИҮА йомгаклау коллегиясендә: Һәр муниципалитетта сәнәгать парклары бар, аларда 1600 дән артык резидент эшли

18.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе утырышында катнашты.

Коллегия ведомствоның 2023 елда эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларына багышланды. Утырышта катнашучыларга Инвестицион үсеш агентлыгының узган елдагы эшчәнлегенең кыскача йомгакларын үз эченә алган презентацион ролигын күрсәттеләр.

Төп доклад белән ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.

2023 елда Татарстанның Бердәм презентация үзәген 34 илдән 172 делегация кабул итте. Шулай ук инвестиционмөмкинлекләрен алга этәрү кысаларында республика Татарстан чттә үткәрелгнә 54 чарада катнашты. Әйтик, узган ел Татарстан делегацияләре Петербург халыкара икътисади форумында, Екатеринбургта һәм Казахстанда «Россия - Африка», «Иннопром» форумнарында, шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Инвестицион форумда катнашты. Тагын бер мөһим вакыйга - «Россия» күргәзмә форумы, анда ТР ИҮА 2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр Татарстан стенды эшен тәэмин итә. Аерым алганда, 2023 елның 2 декабрендә күргәзмәдә Татарстан көне узды - 50дән артык чара оештырылды.

Талия Миңнуллина шулай ук Россиядә төп ставканың үсүе Татарстан икътисадына инвестицияләр җәлеп итүне тоткарлый дигән фикерне белдерде. Аның сүзләренчә, хәзер инвестицияләр микроэлектроникага, станоклар төзүгә һәм робототехникага кирәк.

Утырыш барышында «Казан канат юллары» «Аэромост» проектының баш архитекторы Михаил Гордеев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Казанда канат юлы быел җәй төзелә башлаячак. "2024 елның июлендә «Казан канат юллары» «Аэромост» объектын төзи башларга планлаштыра. Алдан исәпләүләр буенча, төзелеш ел ярым дәвам итәчәк», - диде ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, утырыштагы чыгышында билгеләп үткәнчә, предприятиеләр һәм оешмалар, шулай ук хакимият органнары очраткан барлык чакыруларга карамастан, республикада социаль-икътисади тотрыклылык тәэмин ителде, ә икътисад тотрыклылыкны саклап кына калмыйча, лидерлык позицияләрендә калды. 

2023 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты күләме беренче тапкыр 4 трлн сумнан артып китте, озатылган продукция күләме - 4,5 трлн сум, республиканың икътисадына һәм социаль өлкәсенә җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 1 трлн сумнан артып китте.

Регионнар арасында инвестицияләр күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында  1 нче урында һәм ил буенча 5 нче урында тора.

Россия Президенты Владимир Путин һәм ил Хөкүмәте ярдәме белән республикада масштаблы инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. Узган ел ахырында М-12 «Мәскәү – Казан» тиз йөрешле трассасында хәрәкәт ачылды. Түбән Кама һәм Чаллыны ураучы М-7 федераль юлы, шунда ук Кама елгасы аша күпер, Шәле-Баулы автомобиль юлы, Казан агломерациясеннән чыгу трассалары төзелеше дәвам итә.

"Бу проектлар республикага үсеш өчен яңа мөмкинлекләр һәм өстенлекләр бирәчәк", - дип ассызыклады Алексей Песошин.

Ул шулай ук республикада гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен илкүләм проектларны, дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итүен искәртте. 2023 елда 4 меңнән артык объект төзелгән һәм ремонтланган. Бу максатларга барлыгы 126 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, өченче ел рәттән республида рекордлы торак күләме – 3,4 млн кв.м. «Агымдагы елда республика программаларын гамәлгә ашыру тулы күләмдә дәвам итәчәк», - дип белдерде ул.

Алексей Песошин ассызыклаганча, санкцияләр басымы бөтен Россиянең һәм аның төбәкләренең инвестицион климатына тәэсир итә. Тышкы сәүдәдә чикләүләр, җитештерү-логистика чылбырын бозу, чит ил технологияләрен һәм финанс ресурсларын куллану мөмкинлеген чикләү – бу чакыруларга бизнес көн дә дучар була. Эшкуарлык эшчәнлеген алып баруның уңай шартларын булдыру өчен, Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан Инвестиция стандарты эшләнгән, аның бурычы - инвесторның идеясе барлыкка килүдән капиталь кертемнәрне гамәлгә ашыруга кадәр юлны кыскарту. "Стандартны гамәлгә кертү нәтиҗәлелеге буенча без әлегә 7 нче урында торабыз. Агентлыктан бу юнәлештә эшне көчәйтүне сорыйм, эшкуарлар юлындагы киртәләрне бетерү өчен, инвесторлар белән сыйфатлы кире элемтәне тәэмин итәргә кирәк, - диде Татарстан Премьер-министры. - Игътибар итәм, 2023 елдан башлап стандартка туры килүне, Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан Төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге милли рейтингын төзегәндә, исәпкә ала".

"Региональ инвестиция стандарты элементларының берсе - төбәктә инвестицияләр картасын булдыру, ул инвесторларга онлайн режимда транспорт, сәнәгать, энергетика, инженерлык инфраструктурасы объектларын урнаштыру схемалары һәм республика территориясендә урнаштыру өстенлекләре белән танышырга мөмкинлек бирә, - диде Алексей Песошин. - Агентлык, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, муниципалитетлар картаны актуальләштереп яңартып тотуын сорыйм".

"Стандартның тагын бер элементы - проектларны гамәлгә ашырганда, оператив карарлар кабул итү өчен, Инвестицион советны булдыру.  2023 елда Агентлык тарафыннан Инвестицион советның 18 утырышы әзерләнгән, анда 364 млрд сумнан артык 62 проект каралган. Инвесторлар тарафыннан планлаштырылган инвестицияләр күләмен исәпкә алып, проектлар Инвестицион совет утырышына кертелгәнче агентлык, министрлыклар һәм муниципалитетлар тарафыннан җентекләп эшкәртелергә тиеш. Бу аларны алга таба тормышка ашыруның максатка ярашлылыгы турында карар кабул итүгә бәйле".

ТР Премьер-министры шулай ук эшлекле климат зур шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да тәэмин ителергә тиешлеген билгеләп үтте. "Башлыкларга муниципаль берәмлекләргә инвестицияләр җәлеп итү эшен активлаштырырга, сәнәгать паркларының тулылануын тәэмин итәргә кирәк. Һәр муниципалитетта безнең сәнәгать паркларыбыз бар. Бүген аларда 1600дән артык резидент эшли, эш урыннары саны 62 меңнән артып китте, 2023 елның 9 ае йомгаклары буенча әйләнеш 337 млрд сум тәшкил итте", - диде ул.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәте сәнәгать паркларына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыра - бу ташламалы кредит программалары, микрозаймнар, инфраструктура төзелешен финанслау, электр энергиясе буенча чыгымнарның бер өлешен субсидияләү һәм башкалар. Шулай ук аккредитацияләнгән сәнәгать паркларының резидентлары һәм идарәче компанияләре салым преференцияләреннән файдалана ала.

"Агентлыктан район башлыкларына резидентларны сәнәгать паркларына җәлеп итүдә ярдәм итүләрен сорыйм, аларга килеп туган проблемаларны оператив хәл итәргә ярдәм итүләрен сорыйм. Республикага инвестицияләр җәлеп итү һәм моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләү өчен алдынгы үсеш территорияләрендә салым ташламалары җитди импульс бирә. Әлеге режимнан файдаланган барлык резидент компанияләр моношәһәрләр икътисадына 64 млрд сумнан артык инвестицияләр керткән һәм 23 меңгә якын яңа эш урыны булдырган",-диде Алексей Песошин.

Ул шулай ук Түбән Кама, Менделеевск һәм Чистай буенча инвестицияләр күләме, капиталь инвестицияләр һәм эш урыннары буенча йөкләмәләрне үтәү өчен, яңа инвестиция проектларын җәлеп итүдә эшне көчәйтергә кирәклегенә игътибар итте.

Мәсәлән, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге булган бизнес һәм дәүләт үзара эшчәнлегенең нәтиҗәле формаларының берсе дәүләт-шәхси партнерлык булырга мөмкин. "Агентлык тармак министрлыклары белән берлектә ДШП форматындагы проектларны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәрне җыюны сорыйм. Шулай ук агымдагы елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Агентлыкка, концессия килешүләре проектларын әзерләгәндә, хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге регламентын әзерләүне тәмамларга кирәк", - дип саный Алексей Песошин.

Ул билгеләп үткәнчә, үткәрелгән чараларга карамастан, республика икътисадына чит ил инвестицияләре керемнәре ким  дәрәҗәдә кала. "2023 елның 9 аенда керемнәр күләме 67,8 млн АКШ доллары тәшкил итте. Төп инвесторлар - Төркия (14 млн доллар), Кытай (13,5 млн доллар), Казахстан (7,8 млн доллар), Беларусь (6 млн доллар), Германия (0,6 млн доллар). Агымдагы чынбарлыкка яраклашырга һәм дус илләр белән тышкы икътисади элемтәләрне үстерүне дәвам итәргә кирәк", - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Республиканың танылуы һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру инструментларының берсе - эре төбәкара һәм халыкара чаралар үткәрү. Агымдагы елда Татарстанда БРИКС әгъза-дәүләтләре башлыклары саммиты, БРИКС илләре спорт уеннары, Беренче халыкара «Киләчәк уеннары», Kazan Digital Week халыкара форумы, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы, «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» Халыкара икътисади форумы кебек масштаблы чаралар үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән агымдагы ел республикада фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Моннан тыш, Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы дәвам итә (2022-2031 еллар), диде Алексей Песошин.

"Без бу юнәлешләрне тормышка ашыруда фәнни җәмәгатьчелеккә, предприятиеләргә һәм инвесторларга зур өметләр баглыйбыз. Фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр нәтиҗәләрен актив һәм масштаблы куллану, аларны коммерцияләштерү, конкурентлыкка сәләтле продукциянең яңа төрләрен булдырырга, җитештерү процессларының нәтиҗәлелеген арттырырга һәм илебезнең технологик суверенитетын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Без һәр инвесторга чын күңелдән рәхмәтле һәм максималь ярдәм күрсәтәчәкбез. Уртак тырышлык белән без инвестицион климатны тагын да яхшыртачакбыз, республика һәм тулаем ил позицияләрен ныгытачакбыз", - дип ассызыклады ул.

"Төбәкнең чәчәк атуының һәм аның инвестицион җәлеп итүчәнлеген озак вакытлы перспективада тәэмин итүнең мөһим факторы булып сәяси системаның һәм илнең социаль-икътисади үсешенең сайланган курсының тотрыклылыгы тора. Тиздән, 2024 елның 15-17 мартында, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак. Алда торган сайлаулар стратегик перспективага Россия Федерациясенең һәм республикабызның үсеш векторын билгеләячәк. Моннан тыш, Бердәм тавыш бирү көнендә сентябрьдә VII чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларының яңа составын формалаштырырга кирәк", - дип хәбәр итте Алексей Песошин.

Ахырда иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина