Рөстәм Миңнеханов: Татарстан, югары уку йортларының активлыгы нәтиҗәсендә, ил төбәкләренең фәнни-технологик үсеше рейтингында икенче урынны алды

18.01.2024

Безнең югары уку йортларының активлыгы нәтиҗәсендә 2023 елда Татарстан ил төбәкләренең фәнни-технологик үсеше гомуми рейтингында 2 нче урынга күтәрелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Планетаның сыек углеводород запасларын нәтиҗәле үзләштерү» халыкара дәрәҗәдәге фәнни үзәгенең күзәтүчеләр советы утырышында хәбәр итте.

Утырыш Казан федераль университетының (КФУ) фәнни китапханәсе мәйданчыгында узды.

«Без еш кына республикада "Фән һәм университетлар" илкүләм проектында каралган барлык мәгариф һәм тикшеренү инфраструктурасы объектларының уңышлы эшләве турында сөйлибез, - диде Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә. - Узган ел аларның исемлеге тагын 2 алдынгы инженерлык мәктәбе белән тулыланды. Федераль бюджет һәм индустриаль партнерларның финанс ярдәме белән алар Әлмәт дәүләт нефть институтында һәм Казан милли тикшеренү техник университетында булдырылды. Үз чиратында, Татарстан территориясендә урнашкан әйдәп баручы технология университеты «Приоритет 2030» программасының махсус өлешендә катнашучылар составына керде.

ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, укучыларның республикадан килгән  442 проекты – Федерациянең башка субъектларыннан күбрәк – «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүче булды. "Узган елда югары уку йортларының активлыгы нәтиҗәсендә Татарстан ил төбәкләренең фәнни-технологик үсеше рейтингында 2 нче урынга күтәрелде»,- дип ассызыклады ул.

Мәсәлән, «Планетаның сыек углеводород запасларын нәтиҗәле үзләштерү» фәнни үзәге баштан ук халыкара дәрәҗәдәге тикшеренү платформасы буларак каралган. Ромашкино нефть ятмасын озак вакыт эксплуатацияләү барышында Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге һәм сәнәгате углеводород чималның кыен чыгарыла торган запасларын үзләштерү өлкәсендә уникаль компетенцияләр алды.

"Хәзерге вакытта бу белем һәм тәҗрибә дөньяның күп кенә нефть чыгаручы илләрендә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. Бөтен җирдә диярлек «кара алтын»ның эре ятмалары эшкәртүнең соң стадияләрендә. Хәзерге теоретик һәм гамәли башлангычларны үстерергә һәм арттырырга кирәк. Бу максаттан совет әгъзалары санына углеводород чимал геологиясе өлкәсендә әйдәп баручы ватан һәм чит ил белгечләре кертелгән.

Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкнең халыкара күзәтүчеләр советы утырышында 2023 елда үзәкне булдыру һәм үстерү программасын гамәлгә ашыру турында хисаплар тикшерелде һәм әлеге документның план чорына төзәтмәләрен килештерделәр.

Халыкара күзәтүчеләр советы рәисе урынбасары, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Ленар Сафин дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкнең халыкара күзәтүчеләр советы составына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.

Совет әгъзалары үзгәрешләрне расладылар.

Гомумән, утырышта Советның 20 әгъзасыннан 19 кеше катнашты (9 – турыдан-туры, 10 – дистанцион форматта).


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.