МәскәүдәТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты

16.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты.

Очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, 2023 елда Татарстан торак төзелешендә югары дәрәҗәгә ирешкән – якынча 3,4 млн кв.м. «Төбәк һәм җирле юл челтәре» федераль проекты кысаларында ел ахырына төбәктә 3,36 млн кв. м. асфальт-бетон салынган.

Узган ел эшенә йомгак ясаудан тыш, очрашуда «Торак һәм шәһәр мохите», «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук уртак эш һәм төбәкне үстерү буенча алга таба планнар турында фикер алыштылар.