Татарстанда авыл урамнарын яктырту буенча программа тормышка ашырылачак
21.09.2013
Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы атналык киңәшмәдә 2014 нче елга ТР торак төзелеше программасы белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин таныштырды.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры мәгълүматы буенча, бүгенгә 2014 нче ел программасы 2 млн. 399 мең кв.м күләмендә формалаштырылган. Шул исәптән, социаль ипотека программасы буенча - 418,8 мең кв.м, күпфатирлы инвестицион торак - 992,8 мең кв.м, аз катлы торак төзелеше - 987,4 мең кв.м.
“Социаль ипотека программасы буенча 7 мең 208 фатирлы 136 торак йортны сафка бастыру планлаштырыла. 10 мең 534 фатирлы 98 инвестицион йортны сафка бастырырга кирәк”, - дип хәбәр итте министр. Ул билгеләп үткәнчә, 10 мең аз катлы торак йорт төзелеше планлаштырыла.
2014 нче елда сафка бастырырга планлаштырылган 98 күпкатлы инвестицион торак йортка бәйле вазгыять шундый: 89 объект (90 процент) буенча җир участоклары рәсмиләштерелгән, 87 объектның җир участокларына шәһәр төзелеш планы бар (89 процент), 85 объектның су белән тэмин итү челтәре бар (87 процент), канализация - 85 (87 процент), электр белән тәэмин итү – 85 (87 процент), җылылык белән тәэмин итү – 88 (90 процент), газ белән тәэмин итү – 88 (90 процент), 70 объектка төзелеш алып барырга рөхсәт бирелгән (71 процент), проект-смета документациясе - 76 объект (78 процент).
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, 2014 нче ел программалары буенча эшләрне инде хәзер үк планлаштырырга кирәк. Республика башлыгы күп авыл халкы өчен яхшы хәбәрне дә әйтте: Татарстанда авылларда һәм шәһәр яны бистәләрендә урамнарны яктырту буенча программа тормышка ашырылачак. “Бездә урамнарны яктырту белән бәйле вазгыять бик начар. Әлеге программаны башларга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта ул ассызыклап үткәнчә, мөмкин булганча зуррак территорияне колачларга һәм энегияне сакчыл куллану технологияләреннән файдаланырга кирәк.
“Татар-информ” МА