Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Ел җитәкчесе-2023" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмаган эшлекле һәм инициативалы кешеләргә бай

26.12.2023

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел җитәкчесе-2023» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты.

«Узып абручы ел ахырында "Ел җитәкчесе" конкурсына йомгак ясау яхшы традициягә әверелде, - диде Алексей Песошин. -Без республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән предприятие һәм оешма җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Конкурс иң яхшыларны бүләкләүгә, аларның казанышларын билгеләп үтүгә, җәмәгатьчелек тарафыннан таныттыруга юнәлдерелгән.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстаннан РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, ТР Рәисе һәм ТР Министрлар Кабинеты администрацияләренең  җаваплы хезмәткәрләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, директорлар корпусы ветераннары, ММЧ вәкилләре катнашты.

Тантана башында узган елның төп икътисадый нәтиҗәләре һәм вакыйгалары турында фильм күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры искә төшергәнчә, «конкурс комиссиясе 2023 елга йомгак ясады, катнашучылар исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, эш бирүчеләр берләшмәләре тәкъдимнәре нигезендә төзелде. Конкурста катнашу өчен барлыгы 152 предприятие һәм оешма тәкъдим ителгән. Конкурс турындагы нигезләмәгә ярашлы рәвештә, быел предприятиеләр үсеше күрсәткечләренең югары дәрәҗәсен тәэмин иткән 115 җитәкче номинант булды».

Конкурсның барлык җиңүчеләре һәм лауреатлары икътисадның төрле тармакларыннан - машина төзелеше, нефть химиясе, энергетика, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт, кече бизнес, ИТ тармакларыннан, диде Алексей Песошин.

"Татарстан җаваплылыктан курыкмаган эшлекле һәм инициативалы кешеләргә бай. Һәм аларның барысын да югары максатлар кую һәм аларны үтәүгә ирешү омтылышы берләштерә», - дип ассызыклады ул.

"Без финанс, җитештерү, энергетика һәм – аеруча мөһим булган хезмәт ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтне тәэмин итәргә тиеш. Яңа катлаулы икътисадый шартларда безнең алда Татарстан икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру бурычы тора», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм конкурста җиңүчеләр икътисадның алга таба инновацион үсешен һәм Татарстан халкының иминлеген үстерүне тәэмин итәчәкләренә ышаныч белдерде.

Лауреатларны бүләкләү тантанасы башланганчы Алексей Песошин барысын да Яңа ел белән котлады һәм сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар теләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Фонд эшчәнлеге кысаларында чараларны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән Татарстан предприятиеләре җитәкчеләренә «Яңарыш» фондының Рәхмәт хатларын һәм Хәйриячеләр китабының XIIXIII томын тапшырды.

"Менә инде 23 ел без елына бер тапкыр предприятие җитәкчеләренең уңышларын билгеләп үтәбез. Һәрвакыт  лаеклы кешеләр бар. Бу инде безнең тормыш кагыйдәсенә әверелде. Бу безнең зур байлыгыбыз. Хәзер Россия киңлегендә һәм чит илләрдә Татарстанның уңышлары турында ешрак сөйлиләр. Соңгы елларда чикләүләр күп булды, шул исәптән тышкы киңлекләрдән дә, ләкин без үз халкыбыз өчен лаеклы шартлар булдыра алдык. Ахыр чиктә, бу – безнең барлык еллар дәвамындагы гомуми хезмәтебез нәтиҗәсе. Без җитәкчеләргә зур көндәлек хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Һәм җитештерүне оештыру өчен генә түгел, бу, әлбәттә, илебезнең технологик суверенитетын булдыру шартларында бик мөһим. Әмма шунысы да мөһим: кешеләр безнең җитәкчеләргә иярәләр һәм бергәләп катлаулы мәсьәләләрне хәл итәләр", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев үз чыгышында.

Быел «Яңарыш» фонды бүләгенә «Пакер» фәнни-җитештерү фондының генераль директоры Марат Нагуманов, «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Чистай автодоры» ҖЧҖ генераль директоры Эльвира Рәхмәтуллина, «Гамәли оптика дәүләт институты» фәнни-җитештерү җәмгыяте генераль директоры Владимир Иванов, ТР Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Дамир Кәримуллин, «ПОЗИС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, "Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе" АҖ генераль директоры урынбасары Эльмира Гайфуллина лаек булды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.