Татарстан территориясе күп гасырлар дәвамында татарларның, русларның, чуашларның, удмуртларның, мариларның, мордваларның һәм башка күп халыкларның тыныч яшәү һәм иҗади хезмәттәшлек итү урыны булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышында хәбәр итте. Чара ТР Милли китапханәсендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, илебезнең өстенлеге - бай этномәдәни һәм тел төрлелеге, барлык халыкларның бердәмлеге «Республикада яшәүче һәр халык вәкилләре турында кайгырту – безнең бердәмлекнең нигезе. Гражданнарның туган телләрен, мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә хокукларын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.
Моңа милли Мәдәниятләр һәм традицияләр елы тулысынча ярдәм итте. Этномәдәни үсеш мәсьәләләрен өстенлекле хәл итүгә бөтен җәмгыятебезнең тырышлыгы берләштерелде», - диде ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәкле шартлар булдыруга зур игътибар бирелә: тиешле инфраструктура үсеш ала, күп кенә программа чаралары гамәлгә ашырыла. Бу эштә нәтиҗәлелеккә федераль министрлыклар һәм ведомстволар, РФ Иҗтимагый палатасы белән тыгыз хезмәттәшлек ярдәм итә.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, социаль тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, татарстанлыларның 80%тан артыгы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышын уңай бәяли.
Шул ук вакытта читтән кешеләр арасында низаглар кузгату омтылышлары тукталмый. "Безнең милли лидер Владимир Путин бу уңайдан без конфессияара һәм милләтара ызгыш-талашның җәмгыятьне таркатуына юл куймаячакбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.