Рөстәм Миңнеханов Татарстанның мәдәният учреждениеләренә автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты

26.12.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәдәният учреждениеләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшыру тантанасында катнашты. Чара ТР Милли китапханәсе каршындагы мәйданда узды.

Рөстәм Миңнеханов мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Мәдәният учреждениеләренең уңышлы эшләве нигезендә - сез, үз эшегезнең профессионаллары. Бу автомобильләр Яңа ел алдыннан кечкенә бүләк булсын», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Республиканың мәдәният учреждениеләренә барлыгы 50 автомобиль тапшырылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.