Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән Яңа ел алдыннан гадәттәгечә очрашу үткәрде

25.12.2023

Яңа ел алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәттәгечә очрашу үткәрде. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Әңгәмәнең беренче темасы МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү булды. "Барыннан да бигрәк шуны әйтәсем килә, бу тема турында сөйләшмәгән  бер көн дә юк. Фикер алышу бөтен республика дәрәҗәсендә бара — һәр муниципалитет, һәр торак пункт, һәр предприятие теге яки бу дәрәҗәдә ярдәм программасына җәлеп ителгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе искәртүенчә, Татарстанның Россиянең яңа территорияләрендә шефлык итүче шәһәрләре бар — бу Лисичанск һәм Рубежное. "Бөтен оборона-сәнәгать комплексы югары баш командующий куйган бурычларны тулысынча үти. Республика тарафыннан мобилизацияләнгәннәр һәм контрактчылар өлешендә куелган барлык бурычлар да тулысынча контрольдә, һәм без куелган бурычларны лаеклы үтибез», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе хәрби хезмәткәрләрнең Россия дәүләтенең мәнфәгатьләрен яклавын билгеләп үтте: "Без беләбез, безгә каршы булган билгеле бер сандагы илләр бар һәм Россиянең көчле һәм нык булуын теләмиләр. Шулай да без бөтен Россия халкының, шул исәптән Татарстанның да, җиңүне көтүен һәм бу җиңү булсын өчен барысын да эшләвен күрәбез!».

Әңгәмәнең тагын бер темасы милли декоратив-кулланма сәнгатьне саклау һәм үстерү булды. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казанда ЦУМ базасында халык кәсепләре үзәген булдыру турында карар кабул ителгән иде. Республика Рәисенә Арча районы остасы Фәридә Кәлимуллина мөрәҗәгать итте - ул Татарстан районнарының элек-электән төрле милли һөнәрләр белән дан тотуын, әмма елдан-ел осталар саны кими баруын билгеләп үтте. "Бу мәсьәләне хәл итү өчен без элеккеге универмаг бинасын сатып алдык. Анда сәүдә мәйданчыклары гына түгел, белем бирү секцияләре дә урнашачак. Объект Казанның үзәгендә, матур урында урнашкан. Без осталарга үзләрен тормышка ашыру өчен мәйданчык бирергә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе республиканың киләсе елдагы колачлы халыкара вакыйгаларга әзерләнүе турында аерым билгеләп үтте - KazanForum һәм БРИКС саммиты. "Геосәяси процессларга бәйле хәл кем безнең белән, кем безгә каршы, кем белән дуслаша алуыбызны билгеләде. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм аңа кергән илләрнең үз позицияләре бар һәм билгеле бер илнең йогынтысына дучар түгел. KazanForum узган елдагыдан ким булмас дип ышанам", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Казан 2024 елда БРИКС саммитын һәм БРИКС Уеннарының халыкара мультиспорт ярышын кабул итәчәк. "Без БРИКС илләренең спорт ярышларын да лаеклы уздырачакбыз һәм бу форумның дәүләт башлыкларын, әгъзаларын һәм катнашучыларын каршы алачакбыз дип ышанам", – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

Киләсе мәсьәлә М-12 "Көнчыгыш" тизйөрешле трассасын төзүгә багышланды. "Бу - Татарстан өчен зур бүләк. Иң яхшы юл. Ягулык салу станцияләре эшли, автомобильләр өчен парковка бар. Туклану ноктасында хәләл ризыклар тәкъдим ителгән, намаз бүлмәләре ачылган», – дип кичерешләре белән уртаклашты ТР Рәисе.

Киләсе елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла торган Алексеевск – Әлмәт түләүле автомобиль юлы да территорияләрне үстерүгә хезмәт итәчәк, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Рәисе кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә игътибар итте: «Инженерлык белгечлекләре махсус күнекмәләр таләп итә һәм, әлбәттә, алар өйрәнү өчен дә катлаулы. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан хакимияте ниндидер уңай мохит булдырырга тиеш. Әлмәттә Югары нефть мәктәбе төзелеше тәмамлана. Бу - дөнья дәрәҗәсендәге кампус. Түбән Камада да шундый ук мәктәп ачарга ниятлибез, „Камаз“ белән бергә Чаллыда югары техник мәктәп булдыру өстендә эшлибез. Әлбәттә, Казанда инде берничә инженерлык югары уку йорты бар, әмма безгә мондый уку йортларының җитештерүләр янәшәсендә булуы мөһим».

Чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Абилимпикс» чемпионаты җиңүчесе Азалия Яфасованың шундый ук талантлы балаларга остаз булу, шулай ук татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау идеясен хуплады. "Минемчә, Сез бик мөһим, кирәкле эш эшлисез. Беләсезме, без бу "Абилимпикс" чараларының барысын да үткәрәбез. Әгәр сезнең инициативагыз булса, без барлык кирәкле йөкләмәләрне бирәчәкбез, инициативаны тулысынча һәм тулаем хуплыйбыз", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. Республика ММЧ материаллары кулланылды.