Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең Гавам урыннарындагы Яңа ел чыршысында булды.
Чыршы тирәсендәге Яңа ел тамашасы балалар өчен Яңа ел чаралары сериясен ачачак. Программада: музыкаль кичәләр, Казан актерларының әкиятләр укулары, спектакльләр күрсәтү һәм экскурсияләр.
Бүген тамашага чакырылган балалар өчен музыкаль программа оештырылды, аниматорлар эшләде.
17 метр биеклектәге яңа ел чыршысының дизайнында татар милли орнаментларын һәм традицион татар бизәкләренең формаларын күрергә мөмкин. Шулай ук Казан Кремлендә Яңа ел ярминкәсе эшләячәк - ярминкәнең сәүдә йортлары бүләк тартмаларына охшаган һәм боз кисәкләреннән ясалган кебек. Гавами урынның икенче очында, чыршы каршында, күзәтү зонасы: балкып торган эскәмия-йолдызчыклар, шулай ук Консистор манарасының сугыш юлындагы "Ай" арт-объекты.
Белешмә өчен:
Исегезгә төшерәбез, Казанның яңа иҗтимагый киңлеге буларак Гвами урыннар 2022 елның декабрендә ачылды (архитекторлар туристларны Татарстан белән, ә шәһәр халкын яңа иҗтимагый киңлек белән таныштыру өчен махсус бизәү концепциясен эшләделәр).