Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районыннан күп балалы Камашевлар гаиләсе белән очрашты.
Очрашу «Татнефть-Арена» БССда, Камашевлар гаиләсенең балалары чакырылган Республика Яңа ел чыршысы кысаларында узды.
Исегезгә төшерәбез, Камашевлар - «Идел буеның уңышлы гаиләсе» конкурсында җиңүчеләр. Гаилә Биектау муниципаль районы Усады авылында яши, гаилә оешканга 18 ел. Алексей һәм Лия Камашевлар - "Без бергә!» Татарстан Республикасының балаларны тәрбиягә алу буенча төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзалары. Гаиләдә тугыз бала тәрбияләнә, шуларның бишесе тәрбиягә алынган. Камашевларның кечкенә хуҗалыгы бар ат, пони, кәҗә, йорт кошлары асрыйлар. Хайваннарны бөтен гаилә карый. Шулай ук өйләрендә попугай, ташбака, мәче һәм такса токымлы эт яши.
Бу гаиләдәге балалар - күп санлы спорт, әдәби, музыкаль конкурсларда катнашучылар һәм призерлар.
Белешмә өчен:
«Идел буеның уңышлы гаиләсе» конкурсы Идел буе федераль округында (ИФО) 2013 елдан бирле үткәрелә. Быел финал Чебоксарда узды. Конкурсның максаты - гаиләнең уңай образын формалаштыру, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен үстерү һәм пропагандалау, иҗади потенциалны үстерү, ИФО төбәкләре территориясендә яшәүче гаиләләрдә тәрбияләнүче яки опекага алынган балаларның мәдәни һәм мәгариф үсешен үстерү. Идел буе федераль округының һәр субъектында конкурсның төбәк этабы үткәрелә. Финалда үз төбәкләрендә җиңүче булган 14 иң яхшы гаилә катнашты.