Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, шулай ук республика һәм федераль төзелеш программалары кысаларында гамәлгә ашырыла торган социаль-мәдәни объектларны төзү һәм ремонтлау турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, хезмәтне саклау, эшчеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау өлкәсендәге законнарны үтәүне тәэмин итү өчен төзелеш мәйданчыкларында даими рәвештә тикшерүләр уза. Мондый чараларның күбесен үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үткәргән, гыйнвардан башлап ҮҖО вәкилләре мәйданчыкларга 2 402 тапкыр чыкты. 1 419 тикшерү Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан үткәрелгән. Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларны Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (БИТИ) белгечләре тикшерә. Ел башыннан алар тарафыннан 387 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән.
Торак төзелеше программасы буенча 2023 елга билгеләнгән план 8,6%ка арттырып үтәлгән. Бүгенге көндә төбәктә 3 миллион 365 мең кв. м файдалануга тапшырылган.шул исәптән 1 млн 702 мең кв. м - шәхси торак төзелешенә, 1 млн 503 мең кв. м - күп фатирлы инвестицион торакка, 161 мең кв. м социаль ипотека йортларына туры килә.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары турында сөйләгәндә, ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 762 торак урыны алучы кергән «ятим балалар» категориясендә контрактлар төзү этабы тәмамланган. 564 торак урын буенча республикада милек хокукын теркәү алып барыла, 198 буенча аренда килешүләре төзелгән, фатирлар ятим балаларга тапшырылган.
81 кешедән торган яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча субсидия акчаларын 38 муниципаль берәмлектә яшәүче барлык гаиләләр кулланган.
5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә рәсмиләштерелгән 34 сертификатның 32се гамәлгә ашырылган. Калган гаиләләр фатирлар сайлый.
Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр арасыннан булган гражданнар категориясендә 2023 елда бирелергә тиешле барлык 6 сертификат рәсмиләштерелгән.
Быел гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программаны гамәлгә ашыру төгәлләнгән.
Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектлар төзү программаларына тукталды. Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике федераль программадан «Торак» федераль проекты буенча 3 объект кына эшләнә. Шуларның 2се алдан финанслауга керә һәм 2024 елга күчә. Өченче объект - Чаллыга автомобиль юлы салу - югары әзерлек дәрәҗәсендә (төзелеш-монтаж эшләре күләме 99%ка җиткән).
Гомумән алганда, федераль программалар буенча узган 2 атна эчендә Лаеш районында 4 объектта эшләр тәмамланган.
«Мәдәният» тармагында гамәлгә ашырыла торган ике федераль программа кысаларында 2 объект эшләнә әле, алар шулай ук алдан финанслауга кергән һәм 2024 елның 1 кварталында тәмамланачак.
Әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән программалар буенча быелгы лимитлар кысаларында Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычранулар белән җирләрне рекультивацияләү эшләрен тәмамлау кала (башкару 97% тәшкил итә). Шулай ук Кама Тамагы штп янындагы Куйбышев сусаклагычы ярларын ныгыту эше тәмамланып килә (агымдагы датага үтәлеш 98% дип бәяләнә).
Узган ике атна эчендә Татарстанда шулай ук балаларны савыктыру лагерьларын төзү программасы буенча эшләр Тәтеш районындагы «Чайка» лагере буенча һәм барлык 45 муниципалитетта 68 җәмәгать киңлеген төзекләндерү буенча тәмамланган.