Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе утырышында катнашу.
Утырышны РФ Тышкы эшләр министры, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе рәисе Сергей Лавров үткәрде. Чара Россия Тышкы эшләр министрлыгының Зур утарында узды.
Нотыклар белән комиссия рәисе Сергей Лавров, комиссиянең башка әгъзалары чыгыш ясады.
Утырыш барышында Сергей Лавров Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга «Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре» объектын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында диплом тапшырды.
Алексей Песошин, үз чиратында, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең гомуми җыелышында катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән ул Татарстан объектларын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча зур эш башкарганы өчен РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавровка, РФ Тышкы эшләр министрлыгы коллективына, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе әгъзаларына, шулай ук РФ Мәдәният министрлыгына – Татарстан Республикасында Бөтендөнья мирасы объектларын хокукый саклау буенча ярдәм иткәне һәм эше өчен рәхмәт белдерде.
«Казан федераль университетының» астрономия обсерваторияләре» объектын Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү – илебезнең мөһим җиңүе, Ватан фәненең дөнья мәдәни мирасына керткән өлеше", - диде Алексей Песошин.
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасында ЮНЕСКОның 4 бөтендөнья мирасы объекты бар. Бу: Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексы (2000 елда кертелгән), Болгар тарихи-археология комплексы (2014 елда кертелгән), Успение соборы һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге монастыре (2017 елда кертелгән), Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре (2023 елда кертелгән).
Исегезгә төшерәбез, «Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре» объектын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы карарны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы Комитеты 2023 елның 18 сентябрендә Эр-Риядта узган 45 нче сессия барышында кабул итте. Казан обсерваторияләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегендә 32 нче Россия объекты булды.