Минтимер Шәймиев "Адымнар" мәктәпләре директорларына укыту-җитештерү станокларына сертификатлар тапшырды

22.12.2023

Бүген Казанда "Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл" күптелле белем бирү комплексында «Яңарыш» республика фонды тарафыннан уку-җитештерү станокларын «Адымнар» күптелле белем бирү комплексларына тапшыру тантанасы узды. «Адымнар» мәктәпләре директорларына сертификатларны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.

«Яңарыш» республика фонды акчасына 7 комплект 140 балалар станогы сатып алынган. Һәр комплектта 20 станок: токарь, фрезер, бораулау, шомартучы лобзик һ.б. Бу станоклар агачтан һәм металдан эшләнмәләр җитештерү өчен билгеләнгән. Алар балаларда аналитик фикерләү, җитештерү күнекмәләре һәм иҗади фикерләрне тормышка ашыру үсешенә ярдәм итә. Станоклар куркынычсызлык стандартларына туры килә.

Җайланмаларны Ben Maker компаниясе (Төркия Республикасы, Бурса шәһәре) җитештергән.

Мәктәпнең технология кабинетында «Ben Maker» җитештерүче компаниясенең экспорт буенча директоры Балҗиогуллари Айкут һәм «Мат Интернейшнл» ҖЧҖ компаниясе директоры Марат Зарипов кунакларга җайланмаларны тәкъдим иттеләр.

Технология укытучысы Алишер Хөснетдинов җитәкчелегендә мәктәп укучылары станокларда эшләүләрен күрсәттеләр.

Аннары кунаклар мәктәпнең актлар залына күчтеләр, анда мәктәп укучылары башкаруында «Халыклар дуслыгы» фестивале өчен куелган дөнья халыкларының матур биюләрен карадылар.

Сертификатлар тапшыру тантанасы башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев балаларга, укытучыларга, остазларга һәм мәктәп җитәкчелегенә сәхнәдә күркәм чыгыш ясаганнары өчен рәхмәт белдерде.

"Мин еш кына сездә кунакта булам, һәм һәр тапкырында сезнең осталыгыгызга һәм талантыгызга гаҗәпләнәм, сез елдан-ел камилләшәсез, зур, файдалы тәрбия чаралары үткәрәсез. Сез һәр тапкырында яңа нәрсә уйлап табасыз. Аларны чын күңелдән уздырасыз, шуңа күрә алар сезгә дә, безгә дә - барыбызга да ошый. Аларда катнашып, балалар үсә, белем генә түгел, ә җан байлыгы да ала. Бу сөендерә. Сез монда шундый мәрхәмәтле мохит булдыра алдыгыз, анда балалар да, укытучылар да үсештә. Сез үз эшегезне яратасыз, балаларны яратасыз һәм ата-аналар белән уртак тел табасыз. Балаларга мондый яхшы мохиттә уку һәм яшәү бәхете тиде. Бу, чыннан да, зур бәхет, һәм шул ук вакытта зур хезмәт. Бу - балаларны күпкырлы тәрбияләүнең искиткеч үрнәге", - диде ул.

Минтимер Шәймиев шулай ук «Адымнар» күптелле мәктәпләренең республикада уңышлы эшләвен, Татарстанның иң яхшы мәктәпләре арасында булуларын билгеләп үтте.

"Бүген биредә «Адымнар» мәктәбе эшли торган район җитәкчеләр катнаша. Мин сезгә безнең мәктәпләрне кайгыртуыгыз өчен рәхмәт әйтергә тиеш, эш һәркемгә җитәрлек. Без бу эшне бик яхшы башладык һәм белемгә һәм килешүгә шундый ук матур адымнар ясауны дәвам итәбез. Бүген без тагын бер кирәкле һәм нәтиҗәле адым ясадык – балаларда эш күнекмәләрен тәрбияләү өчен адым. Бүген без үз күзләребез белән күрдек: без бүләк иткән уку станоклары балаларга ошады, алар рәхәтләнеп утырдылар һәм аларда эшләргә өйрәнәләр. Мин аларны күзәттем һәм шатландым. Бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт", - дип нәтиҗә ясады ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Аннары Минтимер Шәймиев алты «Адымнар» мәктәбе директорларына укыту-җитештерү станокларына сертификатлар тапшырды. Ике комплект станокны «Адымнар-Казан» мәктәбе алды, берәр комплект  – «Адымнар-Алабуга», «Адымнар-Чаллы», «Адымнар-Әлмәт», «Адымнар-Актаныш» һәм «Адымнар-Түбән Кама» күптелле комплекслары.

«Адымнар» укучылары һәм педагоглары алдында шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов чыгыш ясады. Алар Минтимер Шәймиевка «Адымнар» мәктәпләрен булдырганнары өчен рәхмәт белдерделәр, алар әйткәнчә, «Адымнар,» мәгариф өлкәсендә яңа программалар таләпләрен исәпкә алып, балаларга уңайлы шартларда укырга мөмкинлек бирүче заманча белем бирү мохите үрнәкләре булып торалар.


Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте