Фәрит Мөхәммәтшин: “Нурлат районына аны үстерү буенча эшне дәвам итә алырлык башлык кирәк”
20.09.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат муниципаль районы Советының чираттан тыш 33 нче утырышында катнашты, аның барышында муниципаль берәмлек җитәкчелегендә кадрлар үзгәреше турында мәсьәләләр каралды.
Исегезгә төшерик: Нурлат муниципаль районы Советы сессиясендә Нурлат районы башлыгы Наил Шәрәповның отставкага китүе кабул ителде. Шулай ук гомуми тавыш бирү юлы белән Рамил Кәшәповның гаризасын канәгатьләндерү карары һәм аның башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасыннан китүе кабул ителгән. Депутатларның карары нәтиҗәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Кузюров Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы итеп билгеләнгән. Моңа кадәр ул ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары булган.
Татарстан парламенты башлыгы, уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек өчен, районның элеккеге башлыгына рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Наил Шәрәпов үзенең отставкага китүен ТР Президенты белән килешкән. “Наил Шакирович – сезнең мохит кешесе, барлык күрсәткечләр буенча диярлек – авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә - алдынгы булган район җитәкчелегендә озак вакыт эшләде, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Ул кешеләр белән эшне җайга сала алды, ә бу югары профессиональлекне, кешеләр белән аралашуны һәм сабырлыкны таләп итә торган гади генә эш түгел”.
Наил Шәрәпов, күрсәтелгән ышаныч өчен, ТР Президентына һәм республика җитәкчелегенә, ә, җайга салынган һәм нәтиҗәле уртак эшчәнлек өчен, депутатлар корпусына һәм Нурлат районы предприятиеләре җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
“Нурлат районына аны үстерү буенча эшне ышанычлы, профессиональ рәвештә һәм вакытны әрәм итмичә дәвам итә алырлык башлык кирәк”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы итеп билгеләнгән Равил Кузюров турында фикерен әйтте.
“Ул озак вакытлар күрше Аксубай районында эшләде, анда ул алдагы эшчәнлек өчен кирәкле белем һәм җитәкчелек тәҗрибәсен туплады, сезнең шәһәр һәм район үсеше проблемаларын аңлый, аның көчле якларын белә”, - дип ассызыклады ул.
Катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкаручы, күрсәткән югары ышаныч өчен, ТР Президентына һәм район Советының депутатлар копусына рәхмәт белдерде. “Мин үз бурычымны районны үстерүдә күрәм һәм халыкның ярдәменә өметләнәм”, - диде Равил Кузюров.