Рөстәм Миңнеханов М-12 ачылышы хөрмәтенә «Кремльдән Кремльгә кадәр» автоузышында катнашучылар белән очрашты

21.12.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда 1 Май мәйданында "Кремльдән Кремльгә кадәр" автоузышында катнашучылар белән очрашты. Бүген автомобильләр колоннасы Мәскәүдән Казанга кадәр М-12 «Көнчыгыш» тиз йөрешле федераль трассасы буйлап хәрәкәт ачты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, М-12 автомагистрален ачу - бөтен ил өчен мөһим вакыйга. "Кремльдән Кремльгә кадәр" автоузышында катнашучыларны сәламләүгә шатмын. Сез М-12 трассасы буйлап беренчеләрдән булып йөрдегез. Кичә мин дә яңа машина юлын үзем сынап карадым. Яхшы маршрут һәм автомобильчеләр өчен бик әйбәт шартлар тудырылган. Барыгызны да котлыйм!- диде ТР Рәисе.

«Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко 810 километр озынлыктагы өр-яңа трассаның бары тик 3 ел эчендә төзелүен ассызыклады. "Без юллар салу турында гына түгел, ә бөтен инфраструктура булдыру турында сөйлибез. Бу - автомагистраль үзе, 18 искиткеч АЗС һәм 32 ял итү мәйданчыгы. Бу - уникаль һәм бик мөһим проект", - диде ул.

Автоколоннаны җитәкләгән Леонид Панфилов яңа трассаның сыйфатын һәм уңайлылыгын югары бәяли.

«Кремльдән Кремльгә кадәр" автоузышында илнең 15 җитештерүчесе - «КАМАЗ», «Соллерс», «Лада», «УАЗ» һәм «ГАЗ» автомобильләре катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.