Рөстәм Миңнеханов М-12 ачылышы уңаеннан уздырылган чарада: Барыбызны да 2023 елның иң мөһим вакыйгасы – М-12 «Көнчыгыш» тиз йөрешле автомобиль юлы ачылуы белән котлыйсым килә

21.12.2023

Бүген М-12 «Көнчыгыш» Мәскәү – Казан тиз йөрешле автомобиль юлы ачылуга багышланган тантаналы концерт узды.

Чара «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, «Автодор» дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар мөрәҗәгать итте.

Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин М-12 автоюлын ачуны «ил халкы өчен зур вакыйга» дип атады. Ул ассызыклаганча, бу - дәүләтебезнең яңа тарихында транспорт төзелешендә иң әһәмиятле вакыйга. "Өч ел эчендә беренче тапкыр без бик катлаулы трасса төзедек, болар барысы да кыска вакыт эчендә - җайга салынган эш нәтиҗәсендә эшләнде", - диде Марат Хөснуллин. Ул ил Президенты Владимир Путинга рәхмәт сүзләрен җиткерде, чөнки нәкъ менә ул өч ел элек трасса төзү турында карар кабул иткән иде.

"Бүген зур бәйрәм, - диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп. – Барыбызны да 2023 елның иң истәлекле вакыйгасы-М-12 «Көнчыгыш» тиз йөрешле автоюлы ачылу белән котлыйсым килә. Бу проект өчен без Президент Владимир Путинга, ил Хөкүмәтенә, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинга, ул  төзелеш барышын турыдан-туры күзәткән, шулай ук «Автодор» дәүләт корпорациясенә рәхмәтлебез. Һәм, әлбәттә, юл салучыларга, проектлаучыларга, эшчеләргә, шоферларга – илебезнең иң зур инфраструктура проектларының берсенә үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәт».

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстан территориясе буенча 142 км автомобиль юлы участогы үтә. «Күпер аша барасың, аның очы да, кырые да юк. Бу искиткеч! Күпер төзүчеләргә аерым рәхмәт сүзләре!", - диде Рөстәм Миңнеханов.

М-12 трассасы Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия Республикасы һәм Татарстан аша уза.

"Безнең ил мобильле була бара, эчке туризм үсеш ала, йөк ташу арта – болар барысы да икътисадка җитди өлеш кертә. Алга таба да дәвам итәбез! Хәзер М-7 төзелешенең зур программасы бара, ул Чаллы һәм Түбән Каманы урап уза, трассаны Башкортстанга һәм аннан Екатеринбург һәм Төмәнгә кадәр киңәйтә. Иң мөһиме – без Шәле – Баулы автомобиль юлы проектын гамәлгә ашырабыз, киләсе елга Алексеевск - Әлмәт юлын эшләтеп җибәрергә тиешләр», - дип уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

«Автодор» дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко «бу өч ел зур хезмәт җиңүләре белән бәйле булды» дип искәртте һәм М-12 тиз йөрешле автомобиль юлы ачылуы белән котлады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.