Рөстәм Нигъмәтуллин Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясендә: Яңа ел бәйрәмнәре - аварияләр, гадәттән тыш хәлләр куркынычы зур булган киеренке чор

21.12.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – Комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

Утырыш барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә оештырылды.

Көн тәртибендә - Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре вакытында халыкның комплекслы иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар.

Утырышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре чоры - иң киеренке һәм куркыныч чорларның берсе, анда һәлакәтләр, төрле аварияләр һәм законсыз гамәлләр барлыкка килү куркынычы шактый арта. Күпләр куркынычсызлык техникасын оныталар, электр приборларын караусыз калдыралар яки фейерверкларны моның өчен билгеләнмәгән урыннарда эшләтеп җибәрәләр.

Яңа ел -  янгын куркынычы көчәйгән бәйрәм. Мәсәлән, узган чорның Яңа ел һәм раштуа бәйрәме чаралары вакытында республика территориясендә 85 янгын чыккан, аларда 4 кеше һәлак булган. Шулай ук, эш алып барылуына карамастан, пиротехник әйберләр куллану нәтиҗәсендә - 6 кеше, шул исәптән 2 бала имгәнгән.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.12.2023 № 1581 карары) республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелә. Әлеге карар белән республика гражданнарының, бигрәк тә балаларның, шулай ук пиротехник әйберләр җитештерү, саклау һәм сату урыннарының күпләп булуы белән Яңа ел бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар комплексы билгеләнде.

Янгыннарны һәм кешеләрне пиротехник әйберләрдән имгәнүләрне кисәтү  буенча оештыру һәм гамәли чаралар комплексы планлаштырылган һәм тормышка ашырыла.

2023 елның 20 декабренә пиротехник әйберләр сатуның 89 объекты исәпкә алынган. Барлык объектлар буенча пиротехник эшләнмәләрне сату һәм саклау тәртибе буенча эшкуарлар белән аңлату эшләре планлаштырылган һәм инде алып барыла.

Тиешле булмаган урыннарда пиротехник эшләнмәләрне сатуны туктату өчен  территорияләрне күчмә тикшерүләр үткәрү планлаштырыла.

Рөстәм Нигъмәтуллин искә төшергәнчә, Яңа ел көннәренең төп тенденциясе - ачык киңлекләрдә уздырыла торган чараларда республика халкы һәм кунаклары санының шактый артуы. Узган Яңа елда Казанда җәмәгать тәртибен саклауны көн саен бер меңнән артык полиция хезмәткәре һәм Росгвардия хәрбиләре тәэмин иткән. Ул көннәрдә Татарстан башкаласында гына да 260 җинаять теркәлгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре 97 исерек шоферны тоткарлаган. Гыйнварның беренче көннәрендә республикада 43 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 кеше һәлак булган.

Моннан тыш, Яңа ел бәйрәмнәре сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт инфраструктурасына өстәмә йөкләнеш белән бәйле. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына, ТР Транспорт министрлыгына ТР Төзелеш министрлыгына Яңа ел көннәрендә медицина, транспорт һәм торак оешмаларының өзлексез эшләвен тәэмин итү йөкләнә.

Ел саен республика сулыкларында кешеләрнең боз астына төшү очраклары теркәлә. Тотрыклы бозлык формалашкан, һәм бозда балыкчылар күп, бу 2023 елның 24 ноябреннән 6 декабренә кадәр 6 кеше һәлак булган 4 һәлакәткә китергән.

Бүгенге көндә 110 балыкчының күпләп бозга чыгуы күзәтелә. Тотрыклы бозлык чорында һава мендәрендә суднолар кулланып 10 вакытлыча коткару посты куелган. Муниципаль берәмлекләрнең җыелма мобиль патруль төркемнәре эше дәвам итә.

Утырышта Яңа ел бәйрәмнәре һәм мәктәп каникуллары чорына метеорологик хәл фаразланды - нотык белән «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУ башлыгы Сергей Захаров чыгыш ясады.

Шулай ук «Бәйрәм чараларын уздыру объектларының янгын куркынычсызлыгы торышы һәм пиротехник чаралардан файдалану турында», «Бәйрәм чараларын уздыру урыннарында гражданнарның җәмәгать иминлеген тәэмин итү турында», «Мәгариф объектларының бәйрәм чараларын уздыруга әзерлеге турында», «Бәйрәм чараларын үткәргәндә таләпләр турында» һ. б. нотыклар тыңланды.

Исегезгә төшерәбез, комиссиянең алдагы утырышы 7 декабрьдә узган иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү министрлыгы материаллары кулланылды.