Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Иминлек органнары һәрвакыт дәүләтнең ышанычлы таянычы булды.
Һәм без аларның ватанга хезмәт иткән, илнең милли мәнфәгатьләрен һәм иминлеген яклаган, җәмгыятьтә тотрыклылыкны һәм гражданнарның тынычлыгын саклаган, конституцион төзелеш нигезләренең какшамаслыгын, Россиянең суверенлыгын һәм территориаль бөтенлеген тәэмин иткән хезмәткәрләренең батырлыклары белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Иминлек органнары ветераннарына аерым рәхмәт һәм тирән хөрмәт. Сез күп кенә авыр сынауларны намус белән үттегез, куелган бурычларны профессиональ һәм фидакарьләрчә үтәдегез, тиңдәшсез батырлык һәм тәвәккәллек белән Ватанга һәм үз халкыңа тугры хезмәт итүдән югарырак кыйммәт юклыгын исбатладыгыз.
Фидакарь хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Киләчәктә дә илебезнең иминлеген тәэмин итү хакына яңа җаваплы бурычларны уңышлы үтәячәгегезгә ышанам.
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим".