Рөстәм Миңнеханов Инвесторлар клубы утырышында: Республикабызга ышанычыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт белдерәсем килә

19.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Инвесторлар клубының традицион утырышында катнашты. Чара Казанда «Мираж» кунакханәсе мәйданчыгында узды.

Утырышны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ачты. Ул, аерым алганда, тикшеренү нәтиҗәләре буенча иң кызыклы тема бүген ясалма акыл темасы дип хәбәр итте. Иң күп инвестицияләр җәлеп иткән илләр АКШ, Кытай, Гонконг, Сингапур, Бразилия булды. Иң күп инвестицияләр китерүче тармаклар арасында беренче урында – инфраструктура һәм логистика, икенче урында – яңартыла торган энергия чыганаклары, өченче урында  -су белән тәэмин итү системалары, аннан соң цифрлы икътисад, сәламәтлек саклау, мәгариф.

Чарада катнашучыларга «2023 елның инвестицион йомгаклары» видеоролигы тәкъдим ителде.

Чакырылган эксперт сыйфатында ясалма акыл өлкәсендә белгеч, тикшеренүче, аналитик Игорь Пивоваров чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов, кунакларны һәм Инвесторлар клубы әгъзаларын сәламләп, барысына да Татарстанга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Ул искә төшергәнчә, мондый очрашулар инде яхшы традициягә әверелде. "Сезнең һәрберегезгә республикабызга ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде ул. - Безгә сезнең фикерегез бик мөһим - инвесторлар фикере. Инвестор - ул күчмә кош кебек, әгәр дә ул җылы һәм уңайлы булмаса, ул эшләмәячәк. Бу дөрес! Уңай эшләр өчен без шундый шартлар тудырырга тиеш."

Ул төбәкнең төрле юнәлешләр буенча көчле компетенция үзәкләре булдыруга ирешүен искәртте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген, күп кенә инвесторлар илдән киткәч, яңа базарлар һәм яңа мөмкинлекләр табу мөһим. Мәсәлән, Татарстан үзе яңа базарлар сыйфатында Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрне карый.

Татарстан Рәисе шулай ук яңа инвесторлар эзләү һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм аның җитәкчесе – Талия Миңнуллина тарафыннан шартлар тудыру тырышлыкларын уңай бәяләде. "Инвесторлар белән эшләүдә сабыр булырга кирәк, - диде ул. - Әгәр мөмкин булган проектларның берсе булса да эшләп китә икән, бу инде яхшы».

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, инвесторлар белән ачык диалог төзү мөһим.

"Иң катлаулы проектларны алып баручы инициативалы кешеләр кирәк,  - диде ул. - Без бүген проектларыбыз һәм аларны булдырган кешеләр белән горурланабыз. Болар барысы да аеруча игътибар һәм җаваплылык таләп итә."

Рөстәм Миңнеханов шулай ук инвесторларны – хәзергеләрен һәм киләчәкләрен – Татарстан җитәкчелеге һәрвакыт аларның проектлары уңышлы булсын һәм үсеш алсын  өчен тырышлык куячак , дип ышандырды.

"Безнең өчен сезнең бизнесның уңышлы булуы мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Аннары «Ел инвесторы» конкурсы финалистларын бүләкләделәр.

Кичә концерт программасы белән тәмамланды.

Белешмә өчен:

Инвесторлар клубы Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы киңәшмә органы булып тора. 2014 елның февралендә төзелгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.