Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVIII съездында муниципаль хакимиятләрнең халык белән эшләвендә 2024 елның кайбер бурычларын билгеләде. Ул 2024 елның җаваплы ел булуын ассызыклады.
"Киләсе 2024 ел безнең өчен бик җаваплы. Беренчедән, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көтелә. Бөтенхалык тавыш бирүе 15-17 мартка билгеләнгән. Шушы көннәрдә, 16 декабрьдә, Дәүләт Башлыгы сайлауларына Владимир Владимирович Путин кандидатурасын рәсми рәвештә тәкъдим иттеләр. Без Президентыбызга һәрьяклап ярдәм итәбез. Безнең бурыч - Татарстанда дәүләт башлыгын сайлауны иң югары дәрәҗәдә уздыру. Киләсе елның сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә VII чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларының яңа составы формалаштырылачак. Сайлаулар - һәрвакыт сайлаучылар алдында имтихан. Җирле сайлауларны әзерләү һәм үткәрү өчен муниципаль берәмлекләр башлыклары шәхсән җавап бирә. Сез гражданнар белән турыдан-туры эшлисез, алар белән көндәлек элемтәдә торасыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Съезд депутатларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов: «Эшегезнең нәтиҗәлелегенә, халык белән аралашуга бәйле рәвештә гражданнарның барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарына мөнәсәбәте формалаша. Соңгы елларда тулаем илдә дә, республикабызда да, һәр шәһәрдә һәм районда гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән зур эш башкарылды. Шул ук вакытта хәл итүне таләп итүче һәм гражданнарны борчыган мәсьәләләр күп кала әле. Тормыш һәр көн безнең алда яңа бурычлар куя. Барлык проблемаларны берьюлы хәл итеп булмый. Бу хакта халык белән ачык һәм намуслы сөйләшү алып барырга кирәк. Гражданнарга территорияләрне үстерүнең өстенлекле бурычлары, аларны гамәлгә ашыру буенча хакимият органнары алып барган эшләр, теге яки бу проблемалы мәсьәләләрне хәл итү вакыты һәм этаплары турында хәбәр ителергә тиеш».
Ул искәрткәнчә, традицион рәвештә ел башында, гыйнвар-февраль айларында, урыннарда халык белән очрашулар, гражданнар җыеннарында һәм җыелышларында, шулай ук хезмәт коллективлары алдында башлыкларның һәм депутатларның хисаплары узачак. "Шәһәр һәм район башлыкларына, шулай ук республика активы вәкилләренә булачак очрашуларда шәхсән катнашырга, халыкка иҗтимагый-сәяси тормышның һәм социаль-икътисадый үсешнең иң актуаль мәсьәләләре турында хәбәр итәргә кирәк».
Киләсе елда Казанда халыкара дәрәҗәдәге масштаблы чаралар узачак. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин карары белән Казан БРИКС әгъза-дәүләтләре башлыкларының чираттагы саммитын үткәрү урыны итеп билгеләнде (октябрь). Моннан тыш, Казанда шулай ук «Киләчәк Уеннары» – спорт, киберспорт, фән һәм технологияләр тоташындагы беренче халыкара турнир (февраль-март), шулай ук БРИКС Уеннары узачак.
"Мондый масштаблы чаралар - безнең өчен зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Аларны уңышлы үткәрү зур әзерлек эше таләп итә. Казан шәһәре администрациясенә зур бурыч куела. Бу эштә республиканың башка муниципаль берәмлекләренең дә актив катнашуына өметләнәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Муниципаль берәмлекләр советы съездында Рөстәм Миңнеханов шулай ук муниципаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, Россия Федерациясе Президенты Указы белән «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Почет ордены белән бүләкләнде.
Шулай ук «ГАЗ» һәм «ПАЗ» мәктәп автобусларын сатып алуга сертификат ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Лисичанск һәм Рубежное (Луганск Халык Республикасы) шәһәрләре башлыклары Эдуард сахненко һәм Сергей Хортивка автомобиль ачкычларын тапшырды.