Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов: “Без дөнья картасында Казанны кайчан табарлар дип көтеп утырмыйбыз, Татарстан башкаласын без үзебез танытабыз”
15.10.2008Татарстан Республикасы бүгенге көндә Россия Федерациясенең иң уңышлы субъектларыннан берсе булып тора, һәм безнең бурычыбыз – башка төбәкләрдән нәрсә беләндер аерылып тору түгел, ә алар өчен күп нәрсәдә үрнәк булу.
Бу турыда бүген Euromoney Conferences редакторы Марк Джонсонга биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Шуны да искәртик: “Евромани – Казан 2008” халыкара инвестицион форумы бүген Татарстан башкаласы Казанда ачылды.
Форум “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә (Казан) уза, һәм аның төп максаты – инвестицион һәм инновацион хезмәттәшлекне үстерү стратегияләре, икътисадның глобальләшүе шартларында хакимият һәм бизнесның үзара бәйләнеше мәсьәләләре турында фикер алышу, шулай ук Татарстан Республикасын халыкара эшлекле даирәләр вәкилләренә тәкъдир итү.
Дөньякүләм икътисади кризисның Татарстан икътисадында ничек чагылырга мөмкин икәнлеге турындагы сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов республика яки муниципаль хакимиятләр тарафыннан нинди дә булса йөкләмәүләрне үтәмәү буенча куркыныч булмавын әйтте. “Без әлеге хәлгә борчылмыйбыз дип әйтеп булмый, әлбәттә,- диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. – Ләкин бүгенге көндә Үзәк банк һәм Россия Хөкүмәте, ил икътисадына зыянны минимальләштерү өчен, нәтиҗәле чаралар күрә. Без үзебез өчен җитди проблемалар күрмибез. Республиканың өчьеллык бюджеты хәл ителгән, һәм без анда ниндидер үзгәрешләр кертергә җыенмыйбыз”.
Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә кайбер инвестицион программаларны тормышка ашыру бурычка акча алуга исәпләнгән булуын, һәм моның компания һәм производстволар өчен уңайсызлыклар тудыруын аеруча ассызыклады. Ләкин бүгенге көндә Россия Хөкүмәте карарлары Внешэкономбанк кредитлары аша әлеге хәлдән чыгу мөмкинлеге бирә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы республикада Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү (Түбән Кама) кебек масштаблы проектлар тормышка ашырылуын, бу атнада
Менделеевскида аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү заводы төзелешенә (проектның бәясе – якынча 1 млрд. АКШ доллары) беренче таш кую планлаштырылуын искәртте.
“Әйе, кризис безнең планнарыбызга йогынты ясаячак, ләкин без нинди төзәтүләр кертергә тиеш булуыбызны аңлыйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, әлеге хәл турында Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, Россиянең икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина белән берничә тапкыр фикер алышу булган.
“Кичә без Россия Үзәк банкы башлыгының беренче урынбасары Алексей Улюкаев белән банк системасының тотрыклылыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштык”, - диде Татарстан Премьер-министры.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә дәүләтнең төп бурычы – тормыш сыйфаты үсешен тәэмин иткән һәм эш урыннарын саклап калган хәлдә, гражданнар алдында үз бурычларын үтәү.
Татарстан Премьер-министры шулай ук республикада нефть чыгару һәм нефть эшкәртү производстволарының үсеше белән бәйле хәлгә аңлатмалар биреп китте.
“Нефть чыгарудан кергән керемнәрнең 90 % ка кадәре федераль бюджетка китә, - диде ул, - ләкин республикада республикабыз территориясендә өстәмә кыйммәт булдыру мөмкинлекләрен эзлиләр, яңа производстволар төзиләр”.
Без табигый ресурслардан белеп файдаланырга тиешбез”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Бүгенге көндә Татарстан территориясендә якынча 1 млрд. тонна сәнәгый юл белән чыгарыла торган нефть запаслары бар (бәйсез экспертлар мәгълүматлары буенча). Моннан тыш, бездә җир астыннан чыгарыла торган якынча 2-7 млрд. тонна табигый битум запаслары бар.
Республикада елына 7 млн. тоннага кадәр югары күкертле нефть эшкәртү заводы төзелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, якындагы елларда без республика территориясендә елына 20 млн. тонна нефть эшкәртә башларга тиешбез.
“Углеводородлар безгә икътисадны күтәрү мөмкинлеге бирә торган кыйммәтле продукт булып торалар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүгенге көндә нефть химиясе – ул республиканың үсеш ноктасы”.
“Без Казанны дөнья картасында кайчан табарлар дип көтеп утырмыйбыз, - диде Татарстан Министрлар Кабинеты башлыгы, - без актив рәвештә башка илләргә йөрибез, форум һәм презентацияләрдә катнашабыз һәм шуның белән республикабызны танытабыз”.
Хәзер Казан 2013 ел
Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрү хокукын яулап алды, 2007 елда республика башкаласында
Европа реконструкция һәм үсеш банкы вәкилләренең еллык җыелышы уңышлы гына узды. Бүгенге көндә республикада инде бик күп төрле чит ил компанияләре, шул исәптән трансмилли компанияләр дә эшли.
Боларның барысы да Татарстанның дөньяда танылуын, аның дөньякүләм берләшмәгә органик рәвештә интеграцияләнүен билгели.
“Якындагы ике елда Казанны бөтен дөньяда беләчәкләр”, - дип ышанып әйтте Татарстан Премьер-министры.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте