Рөстәм Миңнеханов "Алтай таулары хуҗасы" документаль-тикшеренү фильмын карады

15.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Алтай таулары хуҗасы" документаль-тикшеренү фильмының премьерасында булды. Чара «Мир» кинотеатрында (Казан) узды.

Тапшыру башланганчы алып баручы документаль фильмның премьерасында катнашучыларга һәм кунакларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзен укыды.

«Алтай таулары хуҗасы» дигән искиткеч документаль фильмның премьерасы Мәскәүдә энтузиаст-фикердәшләрнең: зоолог галимнәрнең, тыюлык хезмәткәрләренең, ихтыярыйларның, иҗтимагый, хәйрия фондлары һәм оешмалары вәкилләренең һәм, әлбәттә, кинематографистларның - кар барсы популяциясен саклауга шәхси өлеш кертүче,Тау Алтаеның гаҗәеп матурлыгы илһамландырган зур, дус командасын җыйганына чын күңелдән шатмын. Россиядә экология һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре хокук буенча әһәмиятле гомум илкүләм өстенлекләр арасында булуын ассызыклыйм. Бу уңайдан " Ирбис"кар барсын өйрәнү һәм саклау үзәге" төбәкара ассоциациясенең мөһим, җаваплы эшчәнлеген билгеләп үтәм. Фильмның хәзерге премьерасы киң аудиториядә чын кызыксыну уятачак, кешеләрдә, бигрәк тә яшьләрдә, безнең уникаль табигый байлыкларга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итәчәк дип ышанам. Сезгә игелекле хезмәтегездә уңышлар телим", - диелә сәламләү сүзендә.

Фильмны караучылар алдында шулай ук фильмның генераль продюсеры Али Узденов чыгыш ясады.

Фильм «Ирбис" кар барсын өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе тарафыннан тәкъдим ителә.

«Алтай таулары хуҗасы» документаль-тикшеренү фильмы Россиянең кыргый табигатендә кар барсы (ирбис) яшәешенә багышланган. Барсны аның яшәү урынында шулай җентекләп сурәтләү беренче тапкыр мөмкин булган. Тамашачыларны Алтай Республикасының искиткеч матурлыгына күркәм сәяхәт көтә. Документаль фильмны зоолог һәм телевидение алып баручысы Николай Дроздов һәм актер Константин Хабенский яңгырата.

Бүгенге карауда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә фильмның премьерасы агымдагы елның октябрендә узды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.