Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Хәзерге шартларда безгә икътисадның реаль секторына җитди игътибар бирергә кирәк”

15.10.2008

Дөньякүләм икътисади кризис шартларында финанс базарларына гына түгел, икътисадның реаль секторын үстерүгә дә җитди игътибар бирергә кирәк. Бу турыда бүген Евромани – Казан 2008 Халыкара инвестицион форумын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Форум “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) уза, һәм аның төп максаты – инвестицион һәм инновацион хезмәттәшлекне үстерү стратегияләре, икътисадны глобальләштерү шартларында хакимият һәм бизнесның үзара бәйләнеш мәсьәләләре турында фикер алышу, шулай ук халыкара эшлекле даирә вәкилләренә Татарстан Республикасын тәкъдир итү.
“Икътисади кризис, кагыйдә буларак, искергән икътисади системаларны таркатып кына калмый, бәлки яңа кораллар да тудыра”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
“Хәзерге шартларда безгә икътисадның реаль секторына игътибар бирергә кирәк, - диде ул. – Моннан тыш, яңа икътисади шартларда белемгә, интеллектуаль потенциалга шактый инвестицияләр кертү зарур. Бүген без: ”Безгә акча бирегез”, - димибез, “Яңа технологияләр бирегез һәм без югары технологияле производстволар төзербез”, - дип әйтәбез.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, “Евромани – Казан – 2008” халыкара инвестицион форумы күп кенә компания һәм предприятиеләрнең эшлекле хезмәттәшлегенә яңа импульс бирәчәк.
“Форумда катнашучылар һәм кунакларыбыз Татарстан башкаласының матурлыгын, көнчыгыш халыкларына хас булган кунакчыллыгыбызны тиешенчә бәяләрләр дип ышанам, - диде Рөстәм Миңнеханов. – 2005 елда Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте, һәм бу вакыйга гаять зур халыкара резонанска ия булды. Хәзер Казан 2013 ел Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үзендә үткәрү хокукын яулап алды, һәм бу вакыйга икътисад, мәдәният, спорт үсешенә уңай тәэсир ясар, башкалабыз һәм бөтен республикабызны халыкара берләшмәләр өчен якынрак һәм аңлаешлырак итәр дип ышанам”.
Татарстан Премьер-министры шулай ук бүгенге көндә республиканың дөньядагы 100 дән артык дәүләт һәм аларның субъектлары белән тотрыклы икътисади бәйләнешләре барлыкка килүен, республиканың тышкы сәүдә әйләнеше артуын әйтеп китте. Боларның барысы да Татарстанның югары халыкара рейтингын, аның бөтендөнья берләшмәсенә органик рәвештә интеграцияләнүен билгели.
Euromoney Conferences ның төбәк директоры Ричард Бэнкс форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Ул чыгышын шулай ук дөньякүләм икътисади кризиска һәм дөнья икътисадының рухына бәя бирүдән башлады.
“Кризисның сәбәбе гади, - диде Ричард Бэнкс. – Бурычка алучыларның шактыена түбән ставкалар буенча гади шартларда бик күп күләмдә кредит бирелгән. Һәм хәзер безгә финанс базарында тирән үзгәрешләр күзәтергә туры килә”. Бэнкс әфәнде фикеренчә, базарлар бу кризис тәэсире астында булачаклар әле, кайбер компанияләр бөләчәк. “Күпчелек илләрнең икътисады күпьяклы үсеш алдында тора, - диде Ричард Бэнкс, - ләкин үсеп килә торган базарлар өчен (Татарстан Республикасы һәм гомумән Россия шундыйларга керә), аерым алганда, без бик яхшы киләчәкне күзаллыйбыз.
Алга таба халыкара инвестицион форумның аерым дискуссиясе Татарстанның инвестицион тарихына (икътисади перспективалар, закон чыгару даирәсе, хәвеф-хәтәрләр һәм мөмкинлекләр, махсус икътисади зоналар үсеше, хосусый-дәүләти партнерлыкка) багышланды.
Форумда катнашучылар һәм потенциаль инвесторлар, Татарстанның эшлекле партнерлары алдында доклад белән Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте