Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы башлыгы Радик Гайзатуллин: 2023 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектларны финанслау 45,2 млрд. сум тәшкил итә

15.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды. 2023 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре һәм 2024 елга республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары бурычлары турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев катнашты.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә 2023 ел йомгаклары буенча көтелгән башлангыч саннарны төп икътисадый күрсәткечләр буенча атады.

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин быел республика салым органнарының эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында сөйләде.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин берләштерелгән бюджетның керем өлешенең көтелгән үтәлеше турында хәбәр итте. Гомумән алганда, 561,2 млрд. сумлык керемнәр көтелсә, салым һәм салым булмаган керемнәр 476 млрд. сум тәшкил итәчәк. Республика бюджетына 404 млрд. сум керәчәк. Җирле бюджетларга керемнәр бәясе 72 млрд. сум тәшкил итә.

Татарстанның берләштерелгән бюджеты структурасында табышка салым, физик затларның керемнәренә салым, акцизлар, оешмаларның мөлкәтенә салым шактый зур өлеш саклап килә. Алар барысы бергә бюджет керемнәренең 84%ын тәшкил итә.

Ел буенча табышка салым керемнәре 179,6 млрд. сум булыр дип көтелә.

2023 ел нәтиҗәләре буенча физик затларның керемнәренә 140 млрд. сум күләмендә салым тупланачак.

Берләштерелгән бюджетка акцизлар 41 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Оешмалар милкенә салым керемнәре 38 млрд. сум булыр дип көтелә.

Агымдагы ел йомгаклары буенча җир салымы керемнәре суммасы 8,3 млрд. сум тәшкил итәчәк.

2023 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр 33,6 млрд. сум күләмендә булыр дип көтелә, шулардан республика бюджетына – 26,1 млрд. сум, җирле бюджетларга – 7,5 млрд. сум.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, быел берләштерелгән бюджетка түләүсез керемнәр 85,2 млрд. сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль акчалар – 74,8 млрд. сум.

2023 елда бюджетның чыгым өлешенең көтелгән үтәлеше турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә: Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 602 млрд. сум тәшкил итәчәк. Республика бюджеты чыгымнары 525 млрд.сум күләмендә башкарылачак.

Ел башына бюджет акчаларының калган өлешләре, бюджетка кергән керемнәргә түләүләр белән бергә хезмәт хакын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын финансларга мөмкинлек биргән.

Агымдагы елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.

2023 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектлар кысаларында чараларны финанслауның гомуми күләме 45,2 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 30,1 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә – 15,1 млрд. сум.

Радик Гайзатуллин ел ахырына кадәр барлык дәрәҗәдәге бюджетларның сыйфатлы үтәлешен тәэмин итәргә һәм 2024 ел башыннан бюджетларда расланган чараларны өзлексез финанслауны дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Финанс министрлыгы материаллары буенча.