Алексей Песошин "Ел җитәкчесе - 2023" республика конкурсының конкурс комиссиясе утырышын уздырды

14.12.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2023 ел йомгаклары буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучылар исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Татарстан Һөнәр берлекләре федерациясе тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылган.

Быел 500дән артык гариза каралган. Комиссиягә 152 тәкъдим бирелгән. Лауреат исеменә 115 җитәкче дәгъва итә, алар 2023 елда үз коллективлары белән бергә югары дәрәҗәдәге эш нәтиҗәлелеген тәэмин итә.

Конкурс йомгаклары 7 номинация буенча ясала: "Югары конкурентлык сәләте өчен", "Инвестицион активлык өчен", "Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен",  "Югары социаль җаваплылык өчен", "Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен", "Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен", "Предприятиене цифрлы трансформацияләгән өчен".

«Ел җитәкчесе – 2023» республика иҗтимагый конкурсы лауреаты исеменә кандидатлар буенча тулырак мәгълүматны ТР вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җиткерде.

Белешмә өчен:

Ел саен үткәрелә торган «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 2002 елда гамәлгә куелды. Конкурсны үткәрү инициаторы - Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе. Конкурс эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм республиканың социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләренең уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын тәэмин итү, бүләкләү һәм тарату максатында үткәрелә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.