Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ethical Drugs Ltd компаниясенең генераль директоры Мөхәммәд Рәхмәт Уллах белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Үзара файдалы элемтәләрне үстерү, булган элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре тикшерелде. Аерым алганда, Ethical Drugs компаниясенең бүген Россия базарына чыгуны һәм җитештерүне киңәйтүдә кызыксынуы билгеләп үтелде.
Рөстәм Миңнеханов кыскача гына төбәк турында илдәге инновацион һәм сәнәгый үсеш алган төбәкләрнең берсе буларак сөйләде. Ул шулай ук Татарстанның инвестицияләр өчен ачык булуын һәм чит ил компанияләре өчен Россия базарына керү ноктасы була алуын ассызыклады.
Исегезгә төшерәбез, Ethical Drugs Ltd компаниясе делегациясе Татарстанда эш сәфәрендә. Төбәктә булу кысаларында делегация әгъзалары Бердәм тәкъдир итү үзәгендә Татарстан Республикасының инвестицион, икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән таныштылар, «Иннополис» МИЗның «Лаеш»индустриаль паркы мәйданчыгында булдылар. Шулай ук кунакларга ФармМедПолис медицина сәнәгать паркын тәкъдим иттеләр.
Моннан тыш, кунаклар «Зеленодольск» һәм «Чистай» алдан үсеш территорияләрендә, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасында булдылар.
Белешмә өчен:
Ethical Drugs Ltd компаниясе. (Этикал Драгс) Бангладеш базарында фармацевтика өлкәсендә лидерларның берсе булып тора, төрле авыруларны дәвалау һәм профилактикалау өчен инновацион дару препаратлары җитештерә.