Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Промышленные технологии» холдингы генераль директоры Валерий Шадрин белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, шул исәптән Татарстан өчен әһәмиятле инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда да тикшерелде.
Очрашуда «Татнефтехиминвестхолдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.