Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән «Бердәм Россия» партиясен күптәнге хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре бәйли

09.12.2023

Татарстан белән «Бердәм Россия» партиясен күптәнге хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре бәйли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов С. Сәедгалиев исемендәге мәдәният йортында партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 35 нче конференциясендә белдерде.  Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 1 декабрьдә «Бердәм Россия» үзенең 22 еллыгын билгеләп үтте. Партия җитди үсеш юлын узды һәм реаль эшләр белән кешеләрнең ышанычын яулады. 2007 елда ук ул Дәүләт Думасында конституцион күпчелекне булдырды һәм Россия Президенты Владимир Путинның ышанычлы таянычы булды», - диде ТР Рәисе.

Ул ассызыклаганча, бүген "Бердәм Россия" илебезнең абруйлы сәяси көче булып тора, җәмгыятьтә хөрмәт һәм ышанычка ия, дәүләт башлыгы куйган максатларга ирешергә омтыла, ил үсешенә үз өлешен кертә.

Республика Рәисе партияне оештыручыларның берсе республиканың беренче президенты, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев булуын билгеләп үтте. "Татарстан төбәк бүлеге – илдә иң күп санлы оешмаларның берсе. Татарстанда хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә "Бердәм Россия"нең тотрыклы күпчелеге бар. Партия эшендә республика активы, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары, күп кенә предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнаша", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул «Бердәм Россия»нең Татарстандагы көндәлек эшчәнлегендә «Халык программасын» (төп партия документын) гамәлгә ашыруны тәэмин итүенә, шулай ук сайлаучылар белән турыдан-туры элемтәдә булуына игътибар итте. "Партия активы һәм тарафдарлары республика шефлыгындагы территорияләрдә яшәүчеләргә - Лисичанск һәм Рубежноега, шулай ук махсус хәрби операция зонасында безнең хәрбиләргә ярдәм итүдә катнашалар", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика зур сайлау циклына керә. Киләсе елның мартында Россия Президентын сайлаулар узачак. "Кичә Владимир Владимирович Путин сайлауларда катнашуы турында игълан итте. Республика Президент курсын һәм аның карарын тулысынча хуплый. Бүген бердәмлегебез һәм бергәлегебез аеруча мөһим. Татарстанлылар дөрес сайлау ясар дип ышанам», - диде ТР Рәисе.

РФ Президентын сайлаудан тыш, сентябрьдә җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак. "Партиянең нәтиҗәле эше алдагы сайлау нәтиҗәләрендә чагылыш табар, дип ышанам. Шунысын да билгеләп үтәргә телим, зур дәүләт бурычларын нәтиҗәле хәл итә алган башка сәяси көч юк. „Бердәм Россия“гә зур җаваплылык йөкләнә», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Дәүләт Киңәшчесе ассызыклаганча, партия зур юл үтте һәм илнең иҗтимагый-сәяси киңлегендә лаеклы лидерлык алды. "Бердәмлектә - безнең көчебез", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Александр Сидякин билгеләп үткәнчә, партия үз кысаларында зур эш алып бара. "Беренче гуманитар конвойны без махсус операция башланганнан соң ике көн узгач оештырдык. Бүгенге көндә партия 70 мең тонна гуманитар йөк җибәрде. Бу эшкә Татарстан төбәк бүлеге зур өлеш кертте«, - диде "Бердәм Россия" Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе.

Аннары Александр Сидякин Минтимер Шәймиевка «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев имзасы салынган Рәхмәт хаты тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевка «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатлары тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.