ТР Төзелеш министрлыгы: 2023 елга торак төзелеше планы 3 процентка арттырып үтәлгән

09.12.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төп тармакларда төзелеш һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программасы чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  республикасының барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Торак төзелеше программалары буенча 2023 елга план 3%ка диярлек арттырып үтәлгән. Бүгенге көндә 3 миллион 189 мең кв. м. файдалануга тапшырылган, шул исәптән 1 млн 687 мең кв. м. - шәхси торак төзелешенә, 1 млн 355 мең кв. м. - күп фатирлы инвестицион торакка һәм 147 мең кв. м. социаль ипотека буенча йортларга туры килә

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында, анда 762 кеше керә, контрактлар төзү этабы тәмамланган. Шуларның 581е билгеләнгән тәртиптә тапшырыла. 51 торак урын буенча эчке бизәлеш тәмамлана, 42 торак урыны кадастр исәбенә куела һәм ДТФның милек хокукын теркәү процедурасын үтә, 64 торак урыны шул йортлар буенча Дәүләт төзелеш күзәтчелеге искәрмәләрен бетерү алып барыла.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча субсидия акчаларын 38 муниципаль берәмлектә яшәүче 80 кеше кулланган. Тагын бер гаилә үзләренә туры килгән торак вариантын сайлый.

«5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә» рәсмиләштерелгән 34 сертификатның 32се гамәлгә ашырылган. Калган гаиләләр фатирлар сайлый.

Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр арасыннан гражданнар категориясендә быел бирелергә тиешле 6 сертификатның 4се рәсмиләштерелгән. Калган ике сертификат эшләнә.

Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике федераль программаның бары тик 9 объекты гына «Торак» федераль проекты буенча эшләнә - гомуми үтәлеш 72% тәшкил итә. Узган 2 атна эчендә 4 объектта – икесе Лаеш районында, берсе Зеленодольск районында һәм Чаллы шәһәрендә эшләр тәмамланган.

Мәгариф өлкәсендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында бу атнада Казан шәһәренең 59 нчы кварталындагы икенче балалар бакчасында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. Хәзер Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерә.

Ике сәламәтлек саклау программасы да тәмамланган.

«Мәдәният» тармагы буенча гамәлгә ашырыла торган ике программа кысаларында 12 учреждениедән 2се эшли. Гомумән алганда, барлык объектлар буенча әзерлек 98% тәшкил итә. Бу атнада Биектау районында 45 урынга исәпләнгән авыл мәдәният йорты төзелеше тәмамланган.

«Экология» илкүләм проектына кергән 5 объект буенча ике объект тулысынча тәмамланган - бу Казандагы Самосырово полигонын рекультивацияләү һәм Түбән Кама сусаклагычындагы торба үткәргечләрне демонтажлау. Быелгы лимитлар кысаларында биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм Казанда балчык басуларын рекультивацияләү буенча эшләр төгәлләнгән.

 Кама Тамагы бистәсе янындагы Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту «Табигый ресурсларны кабатлау һәм куллану»дәүләт программасының бер өлеше булып тора. Хәзерге вакытта башкару 94% дип бәяләнә.

Инженерлык челтәрләрен төзү һәм модернизацияләү программалары буенча бу атнада коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль программасы Казанда һәм Лаеш районында ике объектны тапшыру белән тәмамланган.

Газ бүлү оешмасы белән йорт эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзү кысаларында бүгенге көндә 32 район тулы күләмдә эшне тәмамлаган, шуларның 7се узган атнада. Гомумән алганда, 12 357 күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтүче идарәче оешмалар белән 2048 килешү төзелгән. Килешүләр яңадан төзелгән газлаштырылган күп фатирлы йортларның гомуми проценты 77 процент тәшкил итә.

Хезмәтне саклау, эшчеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау өлкәсендәге законнарны үтәүне тәэмин итү максатыннан, төзелеш мәйданчыкларында даими режимда тикшерүләр уза. Мондый чараларның күбесен үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үткәрә - гыйнвардан башлап ҮҖО вәкилләре мәйданчыкларга 2344 тапкыр чыккан. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1335 тикшерү үткәрелгән. Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларны Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре тикшерә. Ел башыннан алар тарафыннан 383 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.