Рөстәм Миңнеханов: Татарстан җире һәрвакыт үз бурычына тугры булган батыр кешеләрне тудырды

09.12.2023

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ватан Геройлары көне белән котлады.

"Бүген илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көнне без төрле елларда хәрби гамәлләрдә, Ватанны саклауда батырлык һәм каһарманлык күрсәткән, үз фидакарь хезмәте һәм югары казанышлары белән ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән барлык кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Татарстан җире һәрвакытта да үз бурычына тугры булган батыр кешеләрне тудырды. Безнең өчен алар батырлык, ныклык һәм каһарманлык үрнәге", - диде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дә билгеләп үтелә. "Коррупциягә нәтиҗәле каршы тору - илебезнең уңышлы үсеш шартларының берсе. Без эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга, гражданнарның тормыш сыйфатын тагын да яхшыртуга юнәләбез. Боларга барлык дәрәҗәдәге хакимиятнең ачыклыгын һәм гавамилеген тәэмин итү буенча системалы эштән башка ирешеп булмый. Әлбәттә, коррупцияне профилактикалау - катлаулы һәм кыен мәсьәлә. Монда иң мөһим компонент - җәмгыятьтә коррупцион тәртипкә карата түземсезлек формалаштыру. Һәрбер кеше һәм, беренче чиратта, барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр үзләреннән башлау мөһимлеген истә тотарга тиеш. Соңгы уңышка без республика халкының актив ярдәме белән генә ирешә алабыз. Иң мөһиме - хакимият һәм җәмгыятьнең уртак эше», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Киләсе атнада, 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көне билгеләп үтеләчәк. Быел илнең Төп законына 30 ел тула. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясе илебезнең хокукый системасының нигезен билгеләде, иҗтимагый процессларны тотрыкландыруда мөһим роль уйнады, гражданның хокукларын һәм ирекләрен югары кыйммәт итеп раслады. "2020 елда гомумроссия тавыш бирү барышында илнең Төп законына дәүләтне ныгытуга, гомумроссия кыйммәтләрен һәм традицияләрен яклауга юнәлдерелгән мөһим үзгәрешләр кертелде", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.