Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Ватан Геройлары көне белән котлады.
"Кадерле татарстанлылар! Бүген истәлекле дата-Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне без сугышта батырлык кылып, һәлак булган геройларны искә алабыз, шулай ук бүген безнең арада яшәүчеләрне, тыныч вакытта батырлык кылган, илебезнең иминлеген ныгытуга, аның куәтенә һәм бөтенлегенә фидакарь һәм риясыз өлеш керткән кешеләрне хөрмәтлибез.
Ватан геройлары бурычларына һәм үз җирләренә, үз халкына, ата-бабалардан килгән традицияләргә тугры һәм Ватан мәнфәгатьләрендә кирәк булганда чын гамәлләргә әзер. Аларның батырлыгы, каһарманлыгы һәм кыюлыгы башка кешеләрнең батырлыкларына илһам бирә, рух көченең чиксезлегенә ышанычны ныгыта. Аларның күбесе җиңү мәзбәхенә безнең өчен тыныч күк йөзе хакына үз гомерләрен куйдылар.
Хезмәт Геройларының халык хуҗалыгын торгызуга, республиканың авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм җитештерү өлкәләрен үстерүгә керткән өлеше зур. Аларның хезмәт батырлыклары һәм данлыклы тыныч эшләре нәтиҗәсендә Ватан тарихы икътисадый, фәнни һәм мәдәни өлкәләрдә күренекле казанышларга баеды.
Бүген безнең илгә Ватан чикләренең какшамаслыгы, Россия халкы һәрвакыт тугры булган югары әхлакый принципларны һәм идеалларны саклау өчен көрәшкә үз геройларын чакырырга туры килде.
Безнең бурыч – геройларның батырлыкларын истә тоту һәм сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен лаеклы яшәү шартлары тудыру.
Ватаныбызның барлык Геройларына – безнең арада яшәүчеләргә дә, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргәннәргә дә Тбаш иябез һәм чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Чын күңелдән рәхмәт сүзләрен һәм ныклы сәламәтлек, иминлек һәм зур бәхет теләүләребезне кабул итеп алыгыз!».