Рөстәм Миңнехановның Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате

09.12.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате

"Хөрмәтле татарстанлылар! 9 декабрьдә ел саен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Россия Федерациясендә коррупциягә каршы тору мөһим дәүләт бурычы булып тора. Коррупциягә каршы бурычлар хакимиятнең барлык дәрәҗәләре һәм тармаклары алдында куела һәм закон чыгару һәм хокукны куллану эшендә өстенлек булып хезмәт итә.

Татарстанда бу юнәлештә зур эш алып барыла. Коррупциягә каршы сәясәтнең төп принципларына ярашлы рәвештә дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының ачыклыгын, гавамилеген  тәэмин итү буенча чаралар үткәрелә.

Коррупция күренешләренең шактый кимүенә цифрлаштыру ярдәм итә. Бу өлештә халыкның хакимият органнары белән дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә электрон мәгълүмати хезмәттәшлеге республика системалары, «Халык контроле», «Инцидент-менеджмент», сатып алулар процедураларының төбәк мәгълүмати системасы һәм башкалар югары нәтиҗәлелек күрсәтә.

Әлбәттә, коррупциягә каршы тору - комплекслы һәм системалы эш, ул хокук саклау органнары эшчәнлеге нәтиҗәләренә генә кайтып калмый. Гомумән алганда, җәмгыятьтә коррупциягә каршы аңны үстерү буенча эшне дәвам итү бик мөһим. Коррупцияне кабул итмәү кечкенәдән формалашырга тиеш: башта - гаиләдә, аннары мәктәптә һәм югары уку йортларында.

Җәмгыятьнең коррупция күренешләрен актив кабул итмәве, битараф булмавы, илдә уңай үзгәрешләр өчен шәхси җаваплылыкны аңлауы Россиянең уңышлы үсешенең нигезе, дип ышанам".


ТР Президенты Матбугат хезмәте.