Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясенең һәм Дәүләт Думасының Төзелеш һәм ТКХ комитетының уртак утырышында ипотеканың ташламалы программаларын авыл ипотекасына охшаш рәвештә сроксыз итәргә тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, көн тәртибендә – төзелеш тармагын һәм ТКХны законнар белән җайга салуны камилләштерү мәсьәләсе. Утырышны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин ачты.
Аннары «Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ил Президенты һәм РФ Хөкүмәте вакытында кабул иткән ярдәм чаралары нигезендә төзелеш тармагы яхшы темп алган һәм уңай динамика күрсәтә. Аерым алганда, Татарстанда, диде ул, елны торакны файдалануга тапшыру буенча рекордлы күрсәткеч белән тәмамлау планлаштырыла – 3 млн кв. метрдан артык.
Ул ташламалы ипотека кредитлау программаларын аерым билгеләп үтте.
"Ташламалы ипотека программалары халыкта торак сатып алуга тотрыклы ихтыяҗ булдырырга мөмкинлек бирде. Гомумән алганда, 2023 елның 10 аенда ипотека кредитлары саны узган елгы дәрәҗәгә карата 61%ка артканын күрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ләкин бер мәсьәлә бар. Төп ставка 2 тапкыр артты, һәм бу ипотека ставкаларының үсүенә һәм сату темпларының кимүенә китерәчәк. Бу инде октябрь нәтиҗәләре буенча сентябрь белән чагыштырганда күренә».
Рөстәм Миңнеханов, беренчел торак базары ташламалы ипотека программалары хисабына тотылачак, дип белдерде. Шул ук вакытта ул: «Без бүген Казанда ике бүлмәле фатирның уртача бәясе 12-13 млн сум булуын күрәбез. Бу балалы гаиләләр өчен иң кирәкле вариант», - дип төгәллек кертте.
ТР Рәисе гаилә һәм ташламалы ипотекалар буенча кредитның чик күләмен агымдагы 6 миллионнан 12 миллион сумга кадәр арттыру турында карар кабул итәргә тәкъдим итте. Икенчедән, ул Марат Хөснуллинның гаилә (6%), ташламалы (8%) һәм авыл (3%) ипотекалары буенча агымдагы процент ставкаларын саклап калу тәкъдимен дә хуплады.
"Губернаторларның эшчәнлеген бәяләүнең төп критерийларының берсе - халыкның торак шартларын яхшырту, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Ипотека кешеләргә ирешә алмаса, торак шартларын ничек яхшыртачакбыз?».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ташламалы программалары срогының һәрбер тәмамлануы торакка зур ихтыяҗ тудыруына игътибар итте. Шуңа күрә ул ташламалы ипотека программаларын авыл ипотекасына охшаш итеп, лимитлар булганда, срогын чикләмәскә тәкъдим итте.
Ул шулай ук кечкенә торак пунктларда яңа торак төзелеше кебек мөһим мәсьәләгә дә игътибар итте. "Бу әлеге территорияләрдә җитештерүне үстерү һәм халыкны саклап калу өчен аеруча мөһим, - дип ассызыклады ул. - Шул ук вакытта бу торак бәяләрен саклап калырга, базарда тәкъдимнәрне арттырырга, эре шәһәрләргә миграцияне киметергә мөмкинлек бирәчәк».
Барлык төбәкләр өчен дә актуаль булган тагын бер юнәлеш - хосусыйлаштыру хокукы булмаган социаль торак төзелеше күләмен арттыру, диде Рөстәм Миңнеханов. Мәсәлән, Татарстанда гына да 38 600 гаилә торак шартларын яхшыртырга хокуклы яки мохтаҗ. Шул ук вакытта республика һәм федераль программалар хисабына ел саен аларның 1 меңе генә торак белән тәэмин ителә. Бу мәсьәләдә дә яңа механизмнар эзләргә кирәк, дип саный ул.
Моннан тыш, комплекслы төзелешне тоткарлаучы фактор булып торак һәм социаль инфраструктура төзелеше темплары арасындагы аерма тора. Монда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Стимул» программасын саклап калырга һәм аның гамәлдә булу механизмын социаль объектлар булдыруга җәелдерергә кирәк. "Монда да төзелешне алып баручылар бу төзелештә катнашырга һәм финансларга әзер, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Төзелеш алып баручылар шулай ук социаль инфраструктура төзү өчен керемнәрне алар һәм банклар арасында бүлү өлешендә эскроу-хисап механизмын яңадан карап чыгарга тәкъдим итәләр».
Утырышта күтәрелгән чираттагы тема - торак-коммуналь хуҗалык системасының торышы һәм үсеше. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу тема халык өчен төп темаларның берсе булып тора һәм элеккечә үк гражданнар ягыннан күп шикаятьләр тудыра.
Минемчә, күп фатирлы фондка идарә итүдә дәүләт ролен арттырырга кирәк, диде Миңнеханов. Ул РФ Дәүләт Думасында идарәче компанияләрне лицензияләү процедурасына үзгәрешләр кертү турында закон проекты барлыгын искәртте.
Нотыкчы Россия Президенты Владимир Путинга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы өчен аерым рәхмәт белдерде.