Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта компаниянең тугыз айлык эшенә йомгак ясалды.
Компания предприятиеләрендә электр энергиясе җитештерү 2023 елның 9 аенда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3%ка кимегән һәм 9777 млн кВт сәгать тәшкил иткән. ГЭС җитештерү дүрттән бер өлешкә диярлек төшкән, бу табигый факторларга (аз сулы булу) бәйле.
Җылылык энергиясен җибәрү 2022 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 3%ка кимегән һәм 6 861 мең Гкал тәшкил иткән. Бу элеккеге шундый ук чор белән чагыштырганда тышкы һава температурасының югарырак булуына бәйле.
2023 елның тугыз аенда компаниянең кереме 37 209 млн. сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 6%ка югарырак. Энергия сатудан төп табышны элеккечә Түбән Кама ГЭСы һәм Казан ТЭЦ-1 һәм ТЭЦ-2 энергоблогы тәшкил итә.
Быелның 1 октябренә дебиторлык бурычы 2048 млн сум тәшкил иткән. Гомумән алганда, 2022 елның 1 октябреннән соңга калып түләү 76 млн сумга кимегән булса, агымдагы елда 21 млн сумга үсеш күзәтелә.
Шул ук вакытта җылылык энергиясе буенча дебиторлык бурычы хисап чоры ахырына 300 млн сумга якын тәшкил итә, 18 млн сумга кимегән. Әмма 2023 ел башыннан бурыч 40,7 млн сумга арткан. Сәнәгать предприятиеләренең 9 ай эчендә җылылык буенча бурычлары 100 млн сумга арткан, халык бурычлары 59,5 млн сумга кимегән.
Директорлар советы әгъзалары 2023-2024 елларның көзге-кышкы чорына әзерлек турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, 3 ноябрьдә «Татэнерго» АҖ Россия Энергетика министрлыгы боерыгы белән алда торган көзге-кышкы чорга әзерлек паспорты алды. Ышанычлылыкны һәм авариясез эшне арттыруга юнәлдерелгән барлык планлаштырылган эшләр башкарылган. Барлыгы 261 чара турында сүз бара, аларның тәмамлануы турында Директорлар советы әгъзаларына хисап бирелде. «Татэнерго» АҖ резерв ягулыгы запаслары норматив күрсәткечләргә туры килә.
«Татэнерго» АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин авария хәленә юл куймау, аларга әзерлек һәм оператив хәл итү буенча хәзер кабул ителергә тиешле чараларга аерым игътибар бирде.