2023 елда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль берәмлекләр дә кушылды.
Наилә Зиннәтуллина, аерым алганда, быел үткәрелгән юл эшләре буенча башкарылган документациянең 100%ка тапшырылуын хәбәр итте. Юл эшләре буенча «Бипиум» системасына схемаларның 95% йөкләнгән. Алексеевск, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарының документлары тулы күләмдә йөкләнмәгән әле.
Шулай ук документларның 100%ы ремонтланган ишегалларында яктыртуны тәэмин итү максатыннан башкарылган эшләр буенча тапшырылган.
Наилә Зиннәтуллина билгеләп үткәнчә, республикада 2024 ел программасын формалаштыру буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта исемлек һәм лимитны бүлү килешүгә тапшырылган. Беренчел исемлек буенча, 2024 елда программада 32 муниципаль берәмлектә 833 йорт катнашачак.
15 декабрьдән Казанның барлык районнарында халык белән очрашу планлаштырыла. Район администрацияләре белгечләре белән берлектә программа буенча эшләрнең төп принципларын һәм мәҗбүри төрләрен тәкъдим итәчәкләр. Халыкка шулай ук 2024 елда булачак эшләрнең этаплары турында сөйләячәкләр, ишегаллары схемаларын күрсәтәчәкләр, сорауларга җавап бирәчәкләр. Наилә Зиннәтуллина билгеләп үткәнчә, халык белән мондый очрашулар һәм планлаштырылган эшләр буенча фикер алышулар ишегалларын төзекләндерү мөмкинлеген бирә.