Татарстанда 726 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясалган

01.12.2023

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшләре тулысынча тәмамланган. Бу - 726 күп фатирлы торак йорт, шул исәптән 96 объект, анда барлыгы 257 лифт алмаштырылган.

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шундый мәгълүмат китерде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь хуҗалык фонды тарафыннан 2024 елда капиталь ремонт программасы буенча электрон аукционнар үткәрү эше оештырылган. Бүгенге көндә 432 күп фатирлы йортта подряд оешмалары билгеләнгән. Фонд 220 күп фатирлы йорт буенча лотлар формалаштыру буенча эш алып бара.

Марат Айзатуллин киңәшмә барышында хәбәр иткәнчә, сәламәтлек саклау тармагында өч республика һәм федераль программага кергән 149 объектның 6 стационар учреждениедә ремонт дәвам итә. Программаның гомуми үтәлеше 95% тәшкил итә. Узган ике атна эчендә Казанда ике объектта һәм Саба районында бер объектта эшләр тәмамланган.

«Мәдәният» тармагындагы 4 федераль һәм республика программасына 44 объект керә, шуларның 7се подрядчылар эшендә кала (шуларның 5се авыл мәдәният йортларын ремонтлау кысаларында, алар буенча тулаем үтәлеш 98% тәшкил итә). Агымдагы атнада Биектау, Баулы һәм Азнакай районнарындагы өч мәдәният йортында ремонт тәмамланган.

Шулай ук тармак мәгариф мәдәният учреждениеләренең 2 объекты ремонтлана. Төзелеш-монтаж эшләре буенча планның 95%ы башкарылган. Узган ике атнада Зеленодольск һәм Баулы районнарында берәр объект төгәлләнгән. Түбән Кама, Биектау, Арча, Әлмәт, Алексеевск, Зеленодольск, Мамадыш һәм Баулы районнарында 8 объект төзелеп беткән.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә 5 программага кергән 27 объектның 7се - психологик-педагогик ярдәм үзәге   (эшләр 79%ка үтәлгән). Бу атнада балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасы төгәлләнгән - Зеленодольск районында соңгы объект тапшырылган. 6 объект тәмамланган – Лаеш, Биектау, Зеленодольск (2), Мөслим һәм Апас районнарында.

ТР Спорт министрлыгы линиясе буенча Казанда 15 учреждениедән бер объект эшләнә – ул Дәрвишләр бистәсендәге «Ракета» стадионы. Бу объект буенча үтәлеш 98% тәшкил итә. Моннан тыш, Кама Тамагы,Зеленодольск (2), Аксубай, Кукмара, Әлмәт, Буа, Минзәлә, Балык Бистәсе районнарында, шулай ук Казанда (3), Түбән Камада, Чаллыда 14 объект төзелеп беткән.

Рөстәм Миңнеханов төгәллек кертү өчен сораулар бирде һәм билгеләнгән срокларда социаль инфраструктура объектларын капиталь ремонтлау эшләрен башкарырга кушты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Төзелеш министрлыгы материаллары кулланылды.