Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Н. Лобачевский исемендәге премия тапшыру тантанасында катнашты

01.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендәге күренекле эшләре өчен Н.И. Лобачевский исемендәге премия һәм медаль тапшыру тантанасында катнашты.

Чара Казан федераль университетында (КФУ) узды.

Исегезгә төшерәбез, премия ике елга бер тапкыр бирелә. 2023 елда Н.И. Лобачевский исемендәге медаль һәм премиягә дәгъва итү конкурсында 20гә якын Россия һәм чит ил тикшеренүчеләре катнашты.

Николай Иванович Лобачевский исемендәге премия лауреаты быел Россия Фәннәр академиясе академигы Юрий Ершов булды. Финалга Юрий Ершовтан тыш тагын тугыз математик чыкты.

КФУ ректоры Ленар Сафин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген университетның яңа тарихында дүртенче тапкыр әлеге бүләк тапшырыла. "Дөньякүләм әһәмияткә ирешкән өчен күренекле математикларны медаль һәм Лобачевский исемендәге премия белән бүләкләү турындагы тарихи традиция бөек математикның 225 еллыгы елында, 2017 елда, яңадан торгызылды,-диде ул. - Лобачевскийның мәһшүр шәхесенең Казанда фән үсешенә йогынтысы зур булды».

Алексей Песошинны шулай ук Казан университетының механика-математика факультетын тәмамлаучы буларак тәкъдим иттеләр, ул барысын да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләде.

"Казан университетына нигез салынганнан бирле математика һәрвакыт Казан фәнни җәмәгатьчелеге мәнфәгатьләренең үзәгендә булды, илнең күп кенә почмакларыннан искиткеч акыл ияләренең игътибарын җәлеп итте, алар үз чиратында дөнья фәненә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Николай Лобачевский исеме алар арасында бигрәк тә аерылып тора, чөнки аның күренекле сәләтләре идарә итү хезмәте өлкәсенә дә кагыла, бу аның Казан университеты ректоры буларак эшчәнлегендә күренә», - диде Алексей Песошин.

Татарстан Республикасы Премьер-министры искәрткәнчә, бүген Татарстан Россиянең эре мәгълүмат һәм компьютер фәннәре үзәкләренең берсе булып тора. Һәм бу фундаменталь математика белеменә таянмыйча мөмкин булмас иде. "Бүген республика территориясендә технопарклар, ИТ-парклар, Иннополис шәһәре эшли – ул мәгълүматлаштыруны тизләтүгә һәм көндәлек тормышыбызга яңа технологияләр кертүгә юнәлдерелгән», - дип ассызыклады ул.

Быел Лобачевский исемендәге премия РФА Себер бүлегенең С.Л. Соболев исемендәге Математика институтының баш фәнни хезмәткәре Россия академиясе академигы Юрий Леонидович Ершовка бирелде. 

"Юрий Ершовка  Лобачевский исемендәге премия бирү -  математика фәнен үстерүгә керткән зур өлешен тану, - диде Алексей Песошин. - Барыгызны да мөһим вакыйга белән котлыйм, сәламәтлек һәм иминлек, уңышлы эшләр телим».

Татарстан Премьер-министры лауреатка лаеклы бүләк тапшырды.

Чарада катнашучылар истәлеккә дип бергәләшеп фотога төштеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.