Рөстәм Миңнеханов: "КАМАЗ-мастер" - дөньядагы иң яхшы автоспорт командасы

30.11.2023

«КАМАЗ-мастер»ның җиңүләре нәтиҗәсендә «КАМАЗ»ның автомобиль техникасы үзенең ышанычлылыгы белән дан тота һәм бөтен дөньягаа таныла. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «КАМАЗ-мастер» командасының 35 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы чарада хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "КАМАЗ-мастер" - дөньяда иң яхшы автоспорт командасы. "Кыска гына вакыт эчендә команда автоспортта югары нәтиҗәләргә иреште. Бу „Дакар“ супермарафонында 19 тапкыр җиңүчесе булу да һәм "Ефәк юлы" халыкара раллиенда 10 тапкыр җиңүче титулы да",-диде ТР Рәисе.

Сәяси вәзгыять аркасында команда «Дакар-2023»дә чыгыш ясый алмады. "Ышаныч белән әйтә алам: "Дакар" җанатарлары һәм оештыручылары зур югалту кичерде, ә катнашучылар иң яхшы автоузышчылар һәм инженерлар белән ярышу мөмкинлегеннән мәхрүм калды", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, барлык стартларда да «КАМАЗ-мастер» спорт осталыгының югары дәрәҗәсен, ышанычлы техника, команда рухы һәм уңышка ышаныч күрсәтә.

Татарстан Рәисе «КАМАЗ» заводына, Россия автомобиль федерациясенә һәм ТР Автоспорт федерациясенә, автошәһәр җитәкчелегенә, иганәчеләргә һәм күп санлы партнерларга һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул команданың күпьеллык җитәкчесе, җиде тапкыр «Дакар» җиңүчесе Владимир Чагинны аерым билгеләп үтте.

"Һичшиксез, ярышларда җиңүләргә спортчылар, тренерлар, автомеханиклар, инженерлар һәм хезмәт күрсәтүче персоналның команда гамәлләре белән генә ирешелә. Мин ышанам, команда киләчәктә дә безне үзенең гаҗәеп чыгышлары һәм көчле җиңүләре белән сөендерәчәк», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары республика Рәисе Татарстанның берничә дәүләт бүләге тапшырды.

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин билгеләп үткәнчә, 35 ел эчендә бу узышу командасы чит илләрдә зур абруй яулады, ә көндәшләре аны «Зәңгәр армада»дип атый. "Безнең командада барысы да үзебезнеке, чаллылылар булуы белән горурланабыз. Автокалада без дөньядагы иң яхшы узышчыларны әзерлибез", - дип ассызыклады ул.

Владимир Чагин үз чиратында «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе вазыйфасыннан китүе турында игълан итте. Яңа җитәкчесе Россиянең атказанган спорт мастеры Эдуард Николаев булды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.