Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары" форумында катнашты

28.11.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда уза һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырылган.

Форум 27-28 ноябрьдә уза. Аның эшендә Россиянең 44 төбәгеннән һәм якын һәм ерак чит илләрнең 14 иленнән 350ләп эре татар эшкуары катнаша.

ТР вице - премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев ассызыклаганча, форумның максаты - Казанда татар эшкуарларын җыю, бер-берсе белән таныштыру, шуның нәтиҗәсендә республика белән яңа икътисадый элемтәләрне үстерүгә ярдәм итү. "Әгәр сез үз эшегезне Татарстан территориясендә алып барырга телисез икән - без һәрвакыт хезмәттәшлеккә ачык һәм сезне көтәбез", - диде пленар утырыш модераторы.

Самара, Әстерхан, Төмән, Бишкәк татар эшкуарлары үзләренең чыгышларында Татарстан территориясендә проектларны гамәлгә ашыру һәм республика белән уртак проектларны үстерү тәҗрибәләре турында сөйләделәр. Мәсәлән, «Алтай крае татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Әнвәр Әминов Таулы Алтайда кар барсларының биологик төрлелеген саклау үзәге төзелеше тиздән тәмамлануы турында хәбәр итте.

Утырышта быел язын тулысынча диярлек янып беткән Курган өлкәсенең Йолдыз татар авылын торгызу мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәмгә илнең төрле төбәкләреннән кешеләр килә. Бөтендөнья татар конгрессы химаясендә җәмәгатьчелек һәм меценатлар көче белән дистәләгән яңа йортлар төзелә, берничә гуманитар йөк оештырылган. Авыл халкы Татарстан Республикасына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Йолдыз авылын торгызу халык бердәмлегенең чагылышы булып тора, авыр вакытта кешеләр бергәләп ярдәмгә килә.

Республика Рәисе ассызыклаганча, «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татарлар белән элемтәләрне саклау һәм үстерү өчен яхшы мәйданчык булды. "Без сезнең белән горурланабыз, сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез, шулай ук үз эшебезнең нәтиҗәләре белән уртаклаша алабыз. Бүген бик мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Шул исәптән илебезгә МХО шартларында ярдәм итү. Сез дә читтә калмадыгыз, моның өчен рәхмәт», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга.

Ул билгеләп үткәнчә, өстенлекле бурычларның берсе - туган телне саклау һәм популярлаштыру. "Без татар телен өйрәнүдә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер. Балаларыбыз, оныкларыбыз ана телен белергә тиеш. Калганы татарның канында салынган: ата-анага, хезмәткә, үз диненә мәхәббәт. Бу бик мөһим һәм ярдәм итәргә кирәк», - диде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумын оештырган өчен Бөтендөнья татар конгрессына аерым рәхмәт белдерде. "Мондый аралашу формасы бик кирәк. Без Россия масштабында кайда гына яшәсәк тә, Ватаныбызга кирәкле икәнебезне күрсәтәбез. Шулай ук онытмагыз, сезне һәрвакыт Казанда көтәләр», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Рәисе республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.