Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының төбәк сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
"Сезнең Татарстанга визитыгыз - Россия һәм Үзбәкстан арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан-Үзбәкстан хезмәттәшлеген үстерүгә юнәлдерелгән яңа элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек», - дип сәламләде республика Рәисе кунакларны.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан белән Үзбәкстан хезмәттәшлеге үсешнең яңа этабын кичерә: "Без Үзбәкстан, сезнең ил төбәкләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез. Тарихи яктан һәрвакыт шулай булды, ләкин бүген безнең мөнәсәбәтләр үсешендә аерым бер чор. Без дәүләтләр башлыклары Владимир Путинга һәм Шәүкәт Мирзиеёвка төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлеккә булышлык күрсәткәннәре өчен рәхмәтле».
Республика Рәисе күптән түгел Шәүкәт Мирзиеёвның Татарстанга беренче тапкыр килүен искәртте. "Әлеге визит кысаларында Россия һәм Үзбәкстан арасында төбәкара хезмәттәшлек форумы узды. Гомумән алганда, Үзбәкстан Президентының Россиягә визиты бик уңышлы булды. Бу безнең киләчәк уртак проектларыбызга ярдәм итәр дип ышанам», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда кайбер тармаклар буенча хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар. Моңа кадәр Үзбәкстанның сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре «Алабуга», «ТАНЕКО» һәм «Химград» МИЗларында булганнар иде.