“2008-2010 елларга космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше мәнфәгатьләрендә куллану” республика программасы атна дәвамында кабул ителәчәк
13.10.2008
“2008-2010 елларга космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше мәнфәгатьләрендә куллану” республика максатчан программасы атна дәвамында кабул ителәчәк. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында программа проекты турында фикер алышуга багышлап үткәрелгән утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Чарада Федераль космик агентлык (Роскосмос) җитәкчесе Анатолий Перминов һәм Федераль геодезия һәм картография агентлыгы җитәкчесе урынбасары Виктор Александров катнашты.
“2008-2010 елларга космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше мәнфәгатьләрендә куллану” программасының бюджеты 590 млн. сум тәшкил итәчәк. Финанслау республика һәм федераль бюджетлардан алып барылачак. Федераль бюджеттан акча “2010-2015 елларга космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Россия Федерациясе һәм аның төбәкләренең социаль-икътисади үсеше мәнфәгатьләрендә куллану” федераль максатчан программасы кабул ителгәннән соң гына (кабул ителү стадиясендә тора) бирелә алачак.
Космик эшчәнлек нәтиҗәләрен төбәкне социаль-икътисади яктан үстерү өчен куллану кысаларында Татарстан Республикасында инде башкарылган эшләр турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров чыгыш ясады.
Республиканың фәнни потенциалын космик технологияләрне алга таба да үстерү һәм аларны икътисадның төрле тармакларында куллану турында Ульянов-Ленин исемендәге КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә бу югары уку йортында халык хуҗалыгында космик эшчәнлек нәтиҗәләрен куллануга караган тармакларда 60 тан артык доктор һәм фән кандидаты эшли. Әйтик, 2007 елда космик технология нәтиҗәләре кулланылган якынча 20 проект тормышка ашырылган. Быел моңа охшаш 40 проект гамәлгә ашырыла инде (гомуми суммасы – якынча 50 млн. сум).
Роскосмос җитәкчесе Анатолий Перминов үзенең чыгышында космик технологияләр биргән мөмкинлекләр һәм аларның гомумән илне һәм аның төбәкләрен социаль-икътисади яктан үстерү мәнфәгатьләрендә аз кулланылуы арасындагы ярашмаучанлыкны бетерү бүгенге көндә ведомствоның төп бурычы булуын әйтте. Перминов әфәнде сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы бу өлкәдә төбәкләр арасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. “Сездә булып һәм барысын да үз күзләрем белән күреп, мин зур үкенү хисе белән илнең башка төбәкләрендә, сезнеке белән чагыштырганда, моңа охшаш бернинди эш тә эшләнмәвен билгеләп үтәм, - диде Анатолий Перминов. – Татарстанда, чыннан да, космостан мәгълүмат кабул итеп, аны кулланырга әзер булган бөтен инфраструктура төзелгән”.
Роскосмос башлыгы сүзләренә караганда, федераль структура төбәкләргә мондый мәгълүматны 2009 елның февралендә - бөтен кирәкле җиһазларны (иярченнәрне) урнаштырып җайга салганнан соң гына бирергә әзер булачак.
“Татарстан Республикасы тәҗрибәсе мондый программаларны тормышка ашыру һәм космик эшчәнлек нәтиҗәләрен уңышлы куллануда башка федерация субъектлары өчен нигез һәм үрнәк булып торырга тиеш”, - диде Анатолий Перминов.
Ул икътисадның күп кенә тармаклары ихтыяҗлары өчен космик технологияләрне куллану программаларын төзү буенча шулай ук актив эш алып барылган Красноярск, Курган, Ханты-Манси автономияле округы кебек Россия төбәкләрен дә атап үтте.
Татарстанга килгәндә, Роскосмос башлыгы монда космик технологияләр ярдәмендә шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү, экология эшләре тормышка ашырылуын, транспорт чаралары (шәһәр һәм шәһәрара транспорт, мәктәп автобуслары, махсус хезмәт күрсәтү автомобильләре) иярчен мониторинг аша күзәтелеп торуын билгеләп үтте.
“Роскосмос, космик технологияләрне федерация субъектларында куллану өчен, инфраструктураны үстерәчәк, - диде Анатолий Перминов, - без космик технологияләрне өлешләп кертүдән аларны бөтен ил буенча кертү һәм куллануга күчәргә тиешбез”. Перминов әфәнде фикеренчә, “пилот төбәк” статусына ия булган Татарстан (Роскартография белән берлектә топографик карталар комплектын эшләү һәм космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Россиянең социаль-икътисади үсеше мәнфәгатьләрендә куллану буенча Роскосмос белән бергә эшләнгән кайбер проектлар), “2008-2010 елларга космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше мәнфәгатьләрендә куллану” республика программасын тормышка ашыруда үрнәк күрсәтергә тиеш.
Анатолий Перминов шулай ук утырыш кысаларында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка “Королев билгесе” таныклыгын тапшырды (мондый билге белән космик проект һәм планнарны тормышка ашыруга үзеңнән иҗади яктан өлеш кертү, ракета-космос техникасы эшләнмәләрен, системаларын, узел һәм агрегатларын, җир өсте һәм технологик җиһазларны төзүдә актив катнашу, ракета-космос техникасын куллануда эшне оста оештыру өчен бүләкләнәләр).
Татарстан Республикасы башлыгы, үз чиратында, программаның атна дәвамында кабул ителәчәген әйтте. Ул шулай ук программада аны тормышка ашыру һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләү механизмнарын да алдан исәпкә алырга тәкъдим итте.
Утырыш ахырында “Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт учреждениесе генераль директоры Николай Никифоров журналистларга “Татарстан Республикасындагы кебек программа төбәкләр арасында беренче тапкыр кабул ителүен әйтте, чөнки анда космик эшчәнлек нәтиҗәләрен куллануның конкрет өлкәләре бар, шулай ук федераль һәм төбәк структураларның эш-гамәлләре килешенгән. “Россиядә мондый программа 2010-2015 елларга кабул ителүен исәпкә алганда, Татарстан алданрак бара торган режимда эшли башлаячак”, - диде Николай Никифоров.
Шуны да искәртик: Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге “Космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Татарстан Республикасын социаль-икътисади яктан үстерү максатында куллану (2008-2010 еллар)” программасының дәүләти заказ бирүчесе буларак билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте