Рөстәм Миңнеханов "Буревестник" транспорт компаниясе паркында булды

13.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысаларында «Буревестник» транспорт компаниясе паркында булды.

Компания 2004 елда заказ буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру өчен оештырылган. Автотранспорт паркы 2013 елдан Лаеш районы территориясендә Усады авылында урнашкан. Мәйданы 2 гектардан артык. База территориясендә административ корпус, гаражлар, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт цехлары, автомобильләрне юуу урыны урнашкан.

Хәзерге вакытта предприятиенең автотранспорт паркы 98 берәмлекне тәшкил итә, шуларның 68е күп сыйдырышлы, 23 микроавтобус һәм 7 җиңел автомобиль бар.

«Буревестник» компаниясе Татарстан территориясендә һәм аннан читтә уздырыла торган төрле дәрәҗәдәге чараларга транспорт хезмәте күрсәтү буенча оператор булып тора. Алар арасында Универсиада-2013, Сочида кышкы Олимпия уеннары һәм Паралимпия уеннары, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills-2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты, башка чаралар бар. Моннан тыш, компания туристларны һәм Казан кунакларын, шулай ук даими автобус маршрутлары буенча пассажирларга хезмәт күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов автобусларны карады, ремонт цехларында булды, шулай ук компаниянең автопаркны яңарту эше белән танышты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.