Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты

11.11.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда республикада теннисны үстерү һәм теннис спорты инфраструктурасын камилләштерү, төрле ярышлар оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген Татарстанда теннис белән 3,5 мең кеше шөгыльләнә. Республиканың спорт мәктәпләрендә теннис буенча 4 бүлек ачылган (Казан, Әлмәт, Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә), анда 299 кеше шөгыльләнә, күнегүләр процессын 16 тренер алып бара. 2023 елда Татарстан Республикасыннан 22 спортчы Россия җыелма командасы әгъзасы.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада Казанда «Вершина жизни капитана Тарпищева» документаль фильмының премьерасы узды. Фильм Шамил Тарпищев биографиясенә нигезләнгән һәм 2002 елда Россиянең «Дэвис Кубогы» теннис турнирында җиңүенең 20 еллыгына багышланган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.