Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанның Казандагы Генераль консулы Эрик Бәйшәмбиев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, Кыргызстан Президенты Садыр Җапаров быел май аенда Казанда республиканың Генераль консуллыгын ачу турындагы указга кул куйды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Эрик Бәйшәмбиев Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Кыргызстанның үзара хезмәттәшлеге күп юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла. Татарстанның кайбер предприятиеләре бүген Кыргызстанга үз продукциясен җибәрә.