Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

11.11.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында 14 җиңүчене бүләкләде. Тантаналы чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада мондый чаралар бик мөһим. «Һәрвакыт талантларга һәм яшьләргә ярдәм итәргә кирәк, ә әлеге конкурс кызыклы һәм перспективалы кадрларны ачыклау буенча яхшы мәйданчык булып тора», - дип ассызыклады Татарстан Рәис.

Конкурс 2014 елдан бирле үткәрелә. Җиңүчеләрнең осталыгы һәм күнекмәләренә гадәттәгечә ихтыяҗ бар. Конкурста җиңгәннән соң 41 кеше дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында яңа урыннарга билгеләнәләр.

Моннан тыш, кайбер иң яхшы дәүләт хезмәткәрләре хәзер җитәкчелек вазыйфаларын били: Газинур Бакиров – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Иван Гущин – Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе. Моннан тыш, җиңүчеләр арасыннан 7 кеше Татарстан Республикасы дәүләт органнары министрлары урынбасарлары булды. Җиде җиңүче төрле елларда ТР Рәисенең кадрлар резервы әзерләү мәктәбен үтте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.