Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урып-җыю кампаниясенең йомгаклау этабы, сөт базарындагы вәзгыять һәм авыл хуҗалыгы техникасы паркын модернизацияләү турында сөйләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүгенге көндә басуларда 5 мең гектар көнбагыш һәм 717 гектар кукуруз калган. Уңайлы һава шартлары урнашкан очракта, бу культураларны җыю тәмамланачак. Шулай ук шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Бүгенге көндә 52,2 мең гектарның 98%ы җыелган. Тулаем җыем 1,7 млн тонна тамыр азык тәшкил итә, уңышы 333 ц/га. Буа, Тәтеш һәм Тукай районнарында 1126 гектарны җыеп аласы кала. Басулардан тагын 700 мең тонна тамыр азык чыгарылачак.
Шикәр чөгендерен эшкәртүгә илтү дәвам итә. Заводларга 1 млн тоннадан артык чимал яки 61% китерелгән. Көн саен 14,4 мең тонна эшкәртелә, бу заводларның технологик мөмкинлекләре дәрәҗәсендә. Сезон башыннан 119,7 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Шикәр чыгышы уртача 15,7% тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсендә.
Министр хәбәр иткәнчә, элек Буа шикәр заводында шикәр чөгендере кабул итү кыенлыклыры булган. Предприятие чималның артык булуы аркасында шикәр чөгендере йөкне бушату һәм эшкәртү өчен кабул итүне 7 көнгә туктатырга мәҗбүр була, шуның аркасында графиктан тайпыла. Бүген кабул итү торгызылган, һәм завод штат режимында эшли.
Көзге бодай буенча 461 мең гектарның 64%ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә, 22%ы начар хәлдә. Көзге арышның 75,8 мең гектарының 74%ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә, 18%ы начар хәлдә. Әгәр октябрь башында мәйданнарның 23%ында игеннәр шытып чыкмаган булса, ноябрь башында бу мәйданнар 12%ка кадәр кимегән.
Планлы 1 млн 765,5 мең гектардан тагын 8 мең гектардан азрак туфрак эшкәртү кала. Асылда бу мәйданнар Чирмешән районында 2200 гектар. 1000 гектарлап Югары Ослан һәм Балык Бистәсе районнары хуҗалыкларында кала.
Республиканың авыл хуҗалыгы берәмлекләре көн саен 4,5 мең тоннадан артык сөт җитештерә, бу 2022 елдан 417 тоннага күбрәк. Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең тәүлеклек кереме 144 млн сумнан артык тәшкил итә. Сөт сату күләмен арттыру хисабына хуҗалыклар 14,5 млн сумга күбрәк керем ала.
Соңгы айларда бәяләр тотрыклыланган һәм уңай динамика күзәтелә. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы берәмлекләре буенча уртача бәя 29 сум 47 тиен тәшкил итә, ул быелның июленнән 3 сум 92 тиенгә арткан. Ләкин, 1 килограмм сөт бәясе 2022 елның шул ук чорыннан 13,5%ка түбән булып кала. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда чимал сөт сату бәясе 22 сум 50 тиен тәшкил итә, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 19%ка түбәнрәк.
«2013-2025 елларга авыл хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы кысаларында ел саен ким дигәндә 250 трактор, 110 ашлык җыю һәм 25 терлек азыгы җыю комбайны яңарту бурычы куелган. Бүгенгә 377 трактор, 151 ашлык җыю һәм 41 терлек азыгы җыю комбайны, 10,3 млрд сумлык 1900 берәмлек башка авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган, шулардан Росагролизингның ташламалы лизингы буенча 4,4 млрд сумлык 781 авыл хуҗалыгы машинасы алынган. Тулаем алганда, республика буенча тармакка дәүләт ярдәме күрсәтүгә каралган 14,3 млрд сум акчаның 10,1 млрд сумы хуҗалыкларга җиткерелгән, ягъни калган акчаларның 70,6%ы ноябрьдә алучыларга 1,2 млрд һәм тагын 3 млрд сумны декабрьдә җиткерү планлаштырыла.