ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда файдалануга торак тапшыру планы 96%ка үтәлгән - 2 млн 989 мең кв. метр файдалануга тапшырылган

11.11.2023

Бүгенге көндә республикада файдалануга торак тапшыру планы 96%ка үтәлгән. Төзүчеләр 2 млн 989 мең кв. метр торак файдалануга тапшырган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, гомуми күләмнән 1 млн 175 мең кв.метрны коммерциячел торак тәшкил итә. Бу - 147 күп фатирлы торак йорт. Планның үтәлеше бу өлештә 82% тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы буенча төзелгән 36 әзер йортның гомуми мәйданы - 145 мең кв. метр. Еллык план 91%ка үтәлгән.

Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план инде арттырып үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 668 мең кв. м.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 762 фатир алучы билгеләнгән. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды арасында төзелгән контракт кысаларында 47 торак урынга аренда килешүе имзаланган. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 715 торак бинага ике аукцион игълан ителгән.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча субсидия акчаларын 38 муниципаль берәмлектә яшәүче 79 кеше кулланган. Тагын 2 гаилә үзләренә туры килгән торак вариантларын сайлый.

«5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә» рәсмиләштерелгән 34 сертификатның 26сы гамәлгә ашырылган. Калган гаиләләр фатирлар сайлый.

Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчелеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр арасыннан гражданнар категориясендә быел бирелергә тиешле 6 сертификатның 4се рәсмиләштерелгән. Ике сертификат эштә.

Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике федераль программа буенча «Торак» федераль проектының гомуми үтәлеше 68% тәшкил итә. Узган 2 атна эчендә 3 объектта эшләр тәмамланган - икесе Биектау һәм берсе Питрәч районнарында. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Саба районында бер объект эшләнә әле, аның үтәлеше 96% тәшкил итә.

Мәгариф өлкәсендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында Казанның 59 нчы кварталында балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Аның буенча төзелеш-монтаж эшләре 88%ка башкарылган .

Бу атнада сәламәтлек саклау өлкәсендә, 2 программа буенча Актаныш районында соңгы объектны тапшырып, 53 ФАП төзү программасы төгәлләнгән.

4 поликлиника төзелеше буенча бер объект эшләнә - "Салават күпере" поликлиникасы филиалы киләсе елга күчәчәк. Аның буенча башкару 82% тәшкил итә. Агымдагы атнада Казанның Чебакса торак массивында гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге төзелеше тәмамланган.

«Мәдәният» тармагы буенча гамәлгә ашырыла торган ике программа кысаларында 6 учреждение төзелеше һәм реконструкциясе дәвам итә. Программаның гомуми әзерлеге 95% тәшкил итә. Бу атнада Арча районында авыл клубы төзелеше тәмамланган.

Ике федераль программа әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән. «Экология» илкүләм проектына кергән 4 объект буенча динамика түбәндәгечә: 71% Казанда биологик чистарту корылмаларында реконструкцияләү буенча эшләр башкарылган, 60%ы - Казанда балчык кырларын рекультивацияләү, 92%ы - Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү. Агымдагы атнада Түбән Кама сусаклагычында үткәргечләрне сүтү эшләре төгәлләнгән.

Кама Тамагы штп янындагы Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту  «Табигый ресурсларны торгызу һәм куллану» дәүләт программасының бер өлеше булып тора. Хәзерге вакытта башкару 92% дип бәяләнә.

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 68 объектның 28е подрядчыларда әле. Гомумән, барлык объектлар буенча башкару 95% дип бәяләнә. Соңгы ике атнада Балтач районында эшләр төгәлләнгән.

4 балаларны савыктыру лагеренда эшләр дәвам итә - 90% эш башкарылган. Бу атнада Тукай районында эшләр төгәлләнгән.

«Чиста су» федераль проектына кергән 4 объектның соңгысында - «Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасын төзү»не эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен тәмамлыйсы кала.

Шулай ук «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында 9 объектның 2се буенча эшләр дәвам итә. Гомуми башкару 97% тәшкил итә. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа федераль программасы буенча бүгенге көндә эшләрнең гомуми үтәлеше 98% тәшкил итә. 30 объектның 8е эшләнә. Бу атнада Казанда эшләр төгәлләнгән.

ТР Төзелеш министрлыгы шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасын алып бару буенча муниципалитетлар эшен контрольдә тотуны дәвам итә. Октябрь йомгаклары буенча системада муниципаль хезмәтләр буенча 23 мең 886 гариза һәм хәбәрнамә эшкәртелгән, алар буенча 24 мең 523 рөхсәт һәм хәбәрнамә урнаштырылган, шул исәптән социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтүләр буенча да.

Хезмәтне саклау, эшчеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау өлкәсендәге законнарны үтәүне тәэмин итү максатыннан, төзелеш мәйданчыкларында даими режимда тикшерүләр уза. Мондый чараларның күбесен үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үткәргән,  гыйнвардан башлап ҮҖО вәкилләре мәйданчыкларга 2 мең 172 тапкыр чыккан. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 160 тикшерү үткәрелгән. Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларны Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре тикшерә. Ел башыннан алар тарафыннан 373 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.