Рөстәм Миңнеханов «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне кысаларында чараларны югары дәрәҗәдә оештырырга кушты

11.11.2023

«Россия» күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне кысаларында чаралар югары оештыру дәрәҗәсендә узарга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендәТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Исегезгә төшерәбез, 4 ноябрьдә Мәскәүдә ВДНХда «Россия» халыкара күргәзмә-форумы ачылган иде, анда илнең барлык 89 төбәгенең, шул исәптән Татарстан Республикасының мөһим казанышлары тәкъдим ителде. Шулай ук Россиянең эре компанияләре һәм дәүләт корпорацияләре, федераль министрлыклар һәм оешмалар үз экспозицияләрен тәкъдим итте. Күргәзмә 12 апрельгә кадәр эшләячәк.

"Мәдәни һәм эшлекле программа, шулай ук Россиянең һәр субъектының тематик көннәре каралган. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы көне 2 декабрьдә узачак. Республика Хөкүмәтенә тиешле чараларны иң югары дәрәҗәдә үткәрүне тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады республика Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.