Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Крутой белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Әңгәмәдәшләр Татарстан-Белоруссия хезмәттәшлегенең агымдагы торышы турында фикер алыштылар, уртак эшнең перспектив юнәлешләрен билгеләделәр.
"Беларусь Республикасы - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Сезнең илегез соңгы елларда республикабызның тышкы сәүдә партнерлары арасында тотрыклы рәвештә лидерлар рәтенә керә», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан күп еллар дәвамында Белоруссия компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Алар арасында "Белнефтехим», «Минск трактор заводы», «Гомсельмаш», «Амкодор»," Минск автомобиль заводы" һәм башкалар. Белоруссия шәһәр автобуслары һәм трамвайлары үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Әйтик, бүген Казан яңа буын МАЗ-303Т22 троллейбусының тулы партиясен алды.